Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү һәм карап тикшерү тәртибен регламентлаучы норматив актлар:

• Россия Федерациясе Конституциясе (2 бүлек. Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре);

• «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатен карап тикшерү тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Федераль законы;

• «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатен карап тикшерү тәртибе турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ ТР Законы.

Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының персональ мәгълүматлары турындагы мәгълүмат персональ мәгълүматлар турында Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.

Гражданның язмача мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр булырга тиеш:

• дәүләт органы яисә җирле үзидарә органының исеме, мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме яки аның вазыйфасы исеме;

• мөрәҗәгать җибәргән гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме, аның җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;

• мөрәҗәгатьнең асылын бәян итү;

• гражданның шәхси имзасы (мөрәҗәгать кәгазьдә җибәрелгән очракта) һәм дата.

Гражданнарның язмача мөрәҗәгатен җибәрү өчен адрес:

ТР, 423826, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 112 йорт. 

Автозавод районы хакимиятенең эш графигы:

дүшәмбе  - җомга 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял вакыты - 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлекчәсе -106 кабинет, белешмәләр өчен телефон: 32-98-39.

Мөрәҗәгатьләрне шулай ук түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: avtoispolcom@mail.ru

Среда, 15 мая 2024, 15:34