Бүген йомгаклау чыгышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары эшчәнлегенә тукталды. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 39 резидент теркәлгән.
Компанияләр тарафыннан 21 млрд сум инвестицияләнгән, 6 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 8 млрд 200 млн сум тәшкил иткән, бу бирелгән преференцияләр күләменнән ике тапкыр күбрәк.

«Монда нәтиҗәләр уңай, резидентлар өчен җирле бюджетка салымнар буенча преференцияләр юк, бары тик федераль бюджетка, иминият взносларына гына бар. «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – безнең икътисадны диверсификацияләү өчен уңышлы кейс. Бу – эш урыннары да, инвестицияләр дә, яңа заводлар да», - дип ассызыклады шәһәр мэры.
Яр Чаллы бүген авыр йөк автомобильләре җитештерү Ватаны гына түгел, ә Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе режимы ярдәмендә югары технологияле көнкүреш техникасы, спорт инвентаре, төрле җиһазлар һәм азык-төлек продукциясе үзәге дә.

Агымдагы елның ноябрендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты – АБС пластиктан мебель өчен детальләр җитештерү инвестицион проекты белән «ХУАНХЭ» җитештерү-инвестиция компаниясе теркәлде.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең гамәлдәге резидентлары белән эш дәвам итә. Аларның 10сы инвестицион проектлар буенча игълан ителгән күрсәткечләрен арттырдылар, ягъни алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә кергәндә алар тарафыннан бер төрле планнар игълан ителгән иде, әмма бизнес-планнар зурайды, киңәйде, шулай ук җитештерелә торган продукциянең яңа төрләре кертелде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы лидерлары арасына керде.
«Исегезгә төшерәбез, Россиядә 321 моношәһәр, 80нән артык социаль-икътисадый үсеш территориясе бар. Без лидерлар рәтендә торабыз, бу турыда күрсәткечләр үзләре сөйли. Шәһәр алга таба да бу юнәлештә актив, ныклап эшләячәк, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә керү өчен бик күп җитди гаризалар бар, шулай ук җитди эшчәнлегебезне дәвам итәрбез», – дип өстәде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 09:16