Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Чаллыга эшлекле сәфәр белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Ул шәһәрдә автокомпонентлар җыючы завод һәм джем, кондитер эшләнмәләре ясаучы предприятиене, капиталь төзекләндерелгән «Олимпийский» спорт мәктәбен карады.

Биредә узган елдан бирле капиталь ремонт бара. Өч катлы объект 44 ел төзекләндерү күрмәгән. «Олимпийский спорт мәктәбе» тагын җанланды. Капиталь ремонттан соң ул ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре узган елның октябрендә башланды һәм агымдагы елның декабрендә тәмамланырга тиеш иде. Төзүчеләр объектны кулланылышка билгеләнгән вакыттан алданрак тапшырды.

Аңа үзгәргән залларны, бассейннарны күрсәттеләр һәм яшь спортчылар белән таныштырдылар.

Спорт мәктәбе укучылары һәм укытучылары Рөстәм Миңнехановка  капиталь ремонт  өчен рәхмәт белдерде.

Дүшәмбе, 19 август 2024, 12:42