Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча гражданнарны исәпкә кую һәм торак сатып алуга (төзүгә) социаль түләүләр алу хокукы турында таныклык бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге нигезләрдә гамәлгә ашырыла:

  • «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • Яр Чаллы шәһәре Уставының 42 статьясы;
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча гражданнарны исәпкә кую һәм торак сатып алуга (төзүгә) социаль түләүләр алу хокукы турында таныклык бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 18 февралендәге 753 номерлы карары. Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү. Административ регламент.pdf

Яр Чаллы шәһәре территориясендә теркәлгән, торак урынына мохтаҗ буларак тану өчен нигезләре булган Россия Федерациясе гражданнары муниципаль хезмәттән файдалану хокукына ия затлар дип санала. Алар – яшь гаиләләр, шул исәптән бер яшь атадан яки анадан, бер яки күбрәк баладан торган, түбәндәге шартларга туры килгән, тулы булмаган яшь гаиләләр:

1)  дәүләт заказчысы тарафыннан «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасында катнашучы яшь гаиләне социаль түләү алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турындагы карар кабул ителгән көнгә тулы булмаган гаиләдәге ир яки хатынның һәркайсының яисә берсенең яше планлаштырылган елга 35 яшьтән артмаска тиеш;

2)  гаиләдә керемнәр яисә торак бәясенең күрсәтелә торган социаль түләү күләменнән (уртача) артып киткән өлешендә башка акчалар булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

  • дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында интерактив формада (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында интерактив формада (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар), Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча: сишәмбе 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр. 108 кабинет. Белешмә өчен телефон: 32-98-34. 

Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

  • КФҮ аша кәгазьдә һәм административ регламент таләпләренә туры килә торган электрон документларда;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Район хакимиятенә шәхсән яки почта элемтәсе аша кәгазьдә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, почта аша җибәрелгәндә, тиешле тәртиптә раслана.

2020 елдан башлап торак шартларын яхшыртуда яшьләргә һәм яшь гаиләләргә гамәлдәге чаралар турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында «Яшь гаиләләргә торак» тематик бүлеге булдырылды (https://minmol.tatarstan.ru/zhile-molodim-rt.htm).

Хәзерге вакытта югарыда күрсәтелгән бүлектә яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүнең барлык гамәлгә ашырыла торган чаралары буенча программаларда катнашу турында инструкцияләр, кирәкле документлар, консультацияләр өчен элемтә мәгълүматлары, шулай ук #ЖильеМолодымРТ туры эфирлары үткәрелү турында мәгълүматлар кушылган аерым өстәмә битләр бар.

Четверг, 12 января 2023, 10:18