Информация:
- Элемтә өчен мәгълүмат
- Рәсми чыгыш текстлары
- Гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе
- Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча хисаплар
- Комсомол районы хакимиятендә исәп-хисап сәясәте
- Капиталь булмаган төзелеш объектларын демонтажлау
- Муниципаль хезмәтләр
- Җәмәгать киңлекләрендә үткәреләчәк чаралар планы
- Территориаль иҗтимагый үзидарәләр
- Комсомол районы буенча депутатлар
- Ташландык транспорт чараларын күчерү турында мәгълүмат
- Реклама конструкцияләрен демонтажлау
- Укучыларга психологик ярдәм күрсәтү буенча методик рекомендацияләр
Описание:
Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы - шәһәр Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы
Урынбасарлар:
Нуруллина Анна Сергеевна - торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы;
Вәлиева Эльвира Гафур кызы - халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы;
Григорьева Екатерина Владимировна - аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы.
Комсомол районы Яр Чаллы шәһәренең көньяк-көнбатышында урнашкан.
Шәһәрнең административ-территориаль берәмлеге буларак, Комсомол районына ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселоклары, Замелекесье, Притяжение микрорайоннары, шәхси сектордагы 11 торак район: Сидоровка, Орловка, Элеватор тавы, шул исәптән Мироновка, Рябинушка, Красные Челны, 28 квартал, «Замелекесье» шәхси секторы, Старые Челны, Суар, Кумыс, Камский, шулай ук 32, 33 һәм 62 нче торак районнары, БСИ керә.
Район территориясенең мәйданы 6794 гектарны били. Автомобиль юлларының озынлыгы – 261,394 км, тротуарлар – 228,441 км, юлларның мәйданы — 1633,864 кв.м, тротуарлар – 228,441 кв. м.
Районның торак фондын 588 күп фатирлы йорт һәм шәхси сектор поселокларындагы 3536 йорт тәшкил итә. Торак фондка идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәт күрсәтә.
Районда яшәүчеләр:
• Бөек Ватан сугышында катнашучылар - 7 кеше, шул исәптән Бөек Ватан сугышы инвалиды - 1;
• тыл хезмәтчәннәре - 160, сәяси репрессия корбаннары - 132, концентрацион лагерь тоткыннары - 7, Ленинград блокадасында катнашучылар - 2;
• «чернобыльчеләр» - 121, хәрби хәрәкәт ветераннары – 978 кеше;
• хезмәт ветераннары - 12559;
• Социалистик Хезмәт Герое - 1;
• Мактаулы гражданнар - 40;
• районның озак яшәүчеләре (100 яшьтән өлкәнрәк гражданнар) - 3.
Башкарма комитетның Комсомол районы хакимияте Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының аерымланган бүлекчәсе булып санала һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы территориясендә идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра.
Район структурасында түбәндәге бүлекләр уңышлы эшләп килә:
1. Оештыру эшләре бүлеге, тел. 70-12-08, 70-07-14;
2. Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге, тел. 70-32-29, 71-36-55;
3. Халыкка ярдәм күрсәтү бүлеге, тел. 71-42-25, 70-34-09;
4. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге, тел. 70-34-14;
5. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү бүлеге, тел. 71-42-24, 70-17-59;
6. Халык белән эшләү бүлекчәсе, тел. 70-45-46;
7. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (комиссиянең җаваплы секретаре), тел. 70-23-29.
Район хакимияте үз территориясендә түбәндәге эшләрне тәэмин итүгә җаваплы:
·халыкны кабул итү, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү һәм алар буенча кирәкле чаралар күрү;
·территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү;
·халыкны социаль яклауга һәм аның мәшгульлегенә булышлык итү;
·табигать территорияләрен тиешенчә карап тору, төзекләндерү һәм яшелләндерү;
·торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын тиешенчә карап тору;
·социаль-икътисадый программаларны тормышка ашыру, мобилизация әзерлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык төр милек оешмалары эшчәнлеген координацияләү;
·халыкка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру;
·шәһәрнең җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә башка вәкаләтләрне дә үтәү.
Районның Ветераннар советы һәм Инвалидлар җәмгыяте Муса Җәлил исемендәге пр-т, 56 (8/7А) йорт адресы буенча Комсомол районы хакимияте бинасында урнашкан.
Районда 28 территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) булдырылган.
Комсомол районы территориясендә 24 мәктәп, 40 балалар бакчасы, 3 югары уку йорты, 6 урта махсус белем бирү учреждениесе, 11 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе, 10 физкультура һәм спорт учреждениесе, 1 «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексы, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе, 4 балалар-яшүсмерләр клубы, 10 хоккей корты, 6 социаль учреждение, 15 сәламәтлек саклау учреждениесе, 10 парк һәм сквер урнашкан.
Комсомол районында эшләп килүче эре предприятиеләр һәм оешмалар: «Профит» компанияләр төркеме» ҖЧҖ, «С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе» ЯАҖ, «Чаллы икмәге» ЯАҖ, «Сатурн» ҖЧҖ, «Камдорстрой» тресты» ААҖ, «Начало» производство берләшмәсе» ҖЧҖ, «Подряд» проект-төзелеш тресты» ЯАҖ, «Электротранспорт» ҖЧҖ, Тимер юл вокзалы.
Район территориясендә: 2 нче «Комсомольский» һәм 4 нче «Электротехнический» полиция бүлекләре урнашкан.
Җитәкче:
Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте БашлыгыХезмәткәрләр:
Оештыру эшләре бүлеге
Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге
Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге
Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге
Халык белән эшләү бүлекчәсе
Пятница, 9 октября 2026, 10:15




