Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 13 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

«Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе 2001 елның 19 мартында Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев тарафыннан ачыла.

2020 елда ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үзәктә капиталь ремонт үткәрелә.

«Нур» яшьләр үзәге – Яр Чаллы яшьләрен җәлеп итү урыны. Үз-үзеңне күрсәтү, ял итү, ижат белән шөгыльләнү һәм физик активлык өчен заманча киңлек. Бу - даими рәвештә яңадан әйләнеп кайтасы килә торган урын.

«Нур» яшьләр үзәгендә һәркем үз потенциалын тормышка ашыра, үзен ниндидер яңа шөгыльдә сынап карый, шулай ук фикердәшләре белән таныша һәм төрле өлкәләрдәге экспертлар белән аралаша ала.

«Нур» яшьләр үзәгенең төп бурычлары:

- студентларның иҗтимагый оешмаларын үстерү өчен шартлар тудыру;

- яшьләрне Яр Чаллы шәһәре Хакимияте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программаларга һәм чараларга җәлеп итү;

- шәһәр студентларының һөнәри һәм мәдәни потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

- шәһәр студентларының аралашу мохитен формалаштыру һәм шәхесара элемтәләрне ныгыту;

- яшьләр иҗатының төрле формаларын: берләшмә, клуб, студия һәм башкаларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү;

«Нур» яшьләр үзәге» МАУ каршында түбәндәге берләшмәләр эшли

Команда СТУДПРОФ.РФhttps://vk.com/wall-1207083_20405

Шәһәр студентлар советы: https://vk.com/wall-1207083_20465

Яр Чаллы шәһәре студентлар лигасы: https://vk.com/wall-1207083_20516

Фиолетовый Не ОН: https://vk.com/wall-1207083_20549

«Интеллект» яшьләр берләшмәсе: https://vk.com/wall-1207083_20527

Яр Чаллы яшьләренең Шаяннар клубы: https://vk.com/wall-1207083_20684

«Мизгел» милли-мәдәни клубы: https://vk.com/wall-1207083_20519

«Яшь галимнәр»: https://vk.com/moluch

Сәламәт FleX: https://vk.com/wall-1207083_20500

«Атмосфера»:https://vk.com/atmosphere.camp

Яр Чаллы шәһәренең Яшь сайлаучы клубы: https://vk.com/wall-1207083_20632

Диджитал студиясе: «IT-программаларның нигезләре» курсы: https://vk.com/wall-1207083_20437

Диджитал студиясе: «График дизайны» курсы: https://vk.com/wall-1207083_20787

«Ярко!» вокал студиясе: https://vk.com/wall-1207083_20585

«ВНЕ РАМОК» театраль-эстрада студиясе: https://vk.com/wall-1207083_20422

Хатын-кызлар клубы: https://vk.com/wall-1207083_20560

«Ратазейки» иллюстрацияләр студиясе: https://vk.com/wall-1207083_20663

Арт-студия: https://vk.com/wall-1207083_20653

Дизайн студиясе: https://vk.com/wall-1207083_20616

Үзәктә шулай ук компьютер классы – заманча, 10 (ун) компьютер белән җиһазландырылган киберзона бар.

«Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы яшьләренә ярдәм күрсәтү, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү һәм аларның ялын оештыру тора. Бу юнәлештәге эшне массакүләм-мәдәни эшләр бүлеге «Нур» яшьләр үзәгенең клуб берләшмәләре белән берлектә алып бара. «Беренче курс студентлары көне» шәһәр фестивале, «Халыкара студентлар көне», «Мисс һәм мистер Студент» матурлык һәм талант конкурсы, «Татьяна көне», «Студентлар язы» зона фестивале, «Үзгәреш җиле» иҗат фестивале, интеллектуаль уеннар, Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының сәнгать эшләре күргәзмәләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән массакүләм-мәдәни чаралар, «Кунаклар», «Синең формулаң», «Илләр буенча сәяхәт», «Шәһәр Студентлар спартакиадасы», «Син дә кушыл», «Сәламәт принцип» профилактик чаралар комплексы», «Синең территорияң» проектлары кебек һәм башка чаралар оештыра.

Учреждение, Устав максатларына туры китереп, мөмкин булган эшмәкәрлек һәм табыш китерә торган башка эшчәнлек белән дә шөгыльләнә ала:

1. Семинарлар, тематик очрашулар, конференцияләр, лекцияләр, тренинглар үткәрү өчен 25 тән алып 180 гә кадәр кешегә исәпләнгән бүлмәләр тәкъдим ителә. Тавыш куела, экранлы видео-проектор бирелә, кунакларга автомобиль кую урыны булдырылган.

2. 10 компьютер урнаштырылган киберзонада яшьләр өчен компьютер графикасы курслары, яшүсмерләр өчен компьютер грамоталылыгы курслары, киберкүнегүләр һәм турнирлар үткәрелә.

3. Күргәзмәләр, семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, тематик чаралар үткәрү өчен 20 дән алып 170 кә кадәр кеше катнашырлык лекторийларны арендага алырга мөмкин.

4. Корпоратив кичәләр, презентацияләр, чыгарылыш кичәләре, тантаналы чаралар өчен 150 кешегә исәпләнгән, тавыш һәм ут кую аппаратурасы, экранлы видео-проектор белән җиһазландырылган күпфункцияле шоулар залы арендага тәкъдим ителә.

Почта адресы: mcnur@mail.ru

Сайт:http://mcnur.do.am

Юридик адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко урамы, 2 йорт.

Бару юлы: 3, 11 номерлы автобуслар, 5, 6, 9, 10 номерлы трамвайлар, «Ак мәчет» тукталышы.

Телефон/факс: (8552) 39-68-30 (кабул итү бүлмәсе)

38-32-87 (бухгалтерия)

39-68-29 (директор урынбасары, бүлек мөдире)

39-67-99 (сәнгать җитәкчесе, клуб берләшмәләре)

Директор: Сироткин Евгений Александрович

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Курмаева Гөлнара Альверт кызы

Баш бухгалтер: Әхмәдуллина Гөлшат Әнгам кызы

Структур бүлекчә мөдире: Володин Алексей Олегович


Электрон адрес: mcnur@mail.ru

Сайт: http://mcnur.do.am

Контактта - https://vk.com/mcnur

Телеграмм - https://web.telegram.org/z/#-1511680357


Хезмәткәрләр:


Пятница, 19 июня 2026, 12:20