Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм Шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев котлады. Ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медале тапшырылды.

Алексей Песошин Яр Чаллы ветераннарына юбилей медальләрен тапшырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" медальләрен тапшырды. Барлыгы 10 сугыш ветераны һәм блокадалы Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз юбилей бүләкләре алды. Тантана Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның Сугышчан дан музеенда узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Ул ветераннарны җылы сәламләде: "2020 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы! Бу Җиңүне безгә сез бүләк иттегез. Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма сезне Бөек Ватан сугышы дигән бер афәт берләштерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы нәтиҗәсендә без бүген азат илдә яшибез һәм эшлибез. Сезнең фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм Сезнең алда баш иябез. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм сезнең белән горурланабыз. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәте сезнең йөрәкләрегезне җылытсын. Тагын бер кат зур рәхмәт сезгә".

Рафис Борһанов Яр Чаллы ветеранына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" медален тапшырды

Татарстан Республикасы мәгариф министры Рафис Борһанов Яр Чаллыда яшәүче сугыш ветераны Әхәт Саин улы Борһановны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшырды. 

Әхәт Саин улы Борһанов 1924 елның 12 сентябрендә ТАССРның Әлки районы Карамалы авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1942 елның августында фронтка алына. Орловка-Курск дугасында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

Аның ІІ дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре бар.

Яр Чаллыда  «Искра» операциясенә тарихи реконструкция ясалды

Ленинград камалышын өзү буенча «Искра» операциясенә тарихи реконструкция «Халык батырлыгы» хәрби-тарихи клубы, «Герат кыр почтасы» төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы ДОСААФы», Казан федераль университетының Яр Чаллы институты һәм шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән ясалды.

Яр Чаллыда Ленинград камалышын кичергән ветераннарны хөрмәтләделәр

78 нче Пушкин исемендәге пролицейда Ленинград камалышын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр. Чарада Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев катнашты. Уку йорты холлында укучылар фашист блокадасы эпизодлары реконструкциясен күрсәттеләр. 

«Әлеге реконструкцияне күрсәткән өчен укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Кадерле балалар, сез Нева елгасы буендагы шәһәрдә блокаданың бар афәтләрен кичергән ветераннарны күрәсез. Бүгенге көндә Кама яр буендагы ак калабыз, республикабыз, илебез чәчәк атсын, ныклы үсеш алсын өчен алар үз фидакарь хезмәтләрен куйган һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән. Аларның һәркайсы шәһәр һәм без горурлана торган КАМАЗ төзелеше ударнигы. Мин үзем дә биш ел Ленинградта, хәзерге Санкт-Петербургта укыдым. Дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе ул. Анда яшәүчеләрнең, шәһәрне саклаучыларның ныклыгы, чыдамлыгы, геройлыгы нәтиҗәсендә, фашистларның Ленинград шәһәрен юк итү турындагы мәкерле планнары барып чыкмады да. Ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмау, хәтеребездә саклау  безнең изге бурычыбыз», – диде Наил Мәһдиев.

Яр Чаллыда ветераннар арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар республика фестиваленең сайлап алу концертлары узачак

Яр Чаллыда ветераннар арасында «Балкыш»  үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу концертлары узачак. Фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Анда катнашу өчен пенсия яшендәге үзешчән башкаручылар чакырыла. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: ялгыз башкару, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор коллективлар, поэзия, нәфис сүз, хореография, оригиналь жанр.

Фестивальнең беренче этабы 2020 елның 19 февралендә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узачак. Икенче, зона этабы вакытында лауреатлар концерты булачак, ул 2 апрельдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда үткәрелә. 2020 елның май һәм октябрь айларында Казанда йомгаклау этабы кысаларында фестиваль лауреатлары катнашында гала-концертлар узачак.

Жюри башкару осталыгының дәрәҗәсен, башкаруның үзенчәлеген (техника, эмоциональлек, артистизм); чыгышның бизәлешен (сәхнә костюмы, музыкаль яңгыраш, реквизит, район тормышын чагылдырган ролик); башкарыла торган әсәрләрнең ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фестиваль тематикасына туры килү-килмәвен бәяли.

Яр Чаллыда хезмәт ветераннары һәм китапханәчеләр интеллектуаль уенда көч сынаштылар

Шәһәр үзәк китапханәсендә "Бердәмлек һәм Ватан - Бердәм Россия" дигән интеллектуаль уен узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 75, Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә - 76, ТАССР төзелүгә - 100 һәм Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышланды.

Яр Чаллыда «Йөрәк хәтере» интеллектуаль марафоны була

 26 февраль көнне «Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Йөрәк хәтере» интеллектуаль марафоны узачак. Марафонда катнашу өчен 10 нчы сыйныф укучылары чакырыла. Беренче сайлап алу уены 26 февральдә 15:00 сәгатьтә автокаланың Комсомол районы, шулай ук Тукай районы мәктәпләре укучылары өчен оештырыла. 

Яр Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды

Бүген Үзәк районының Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Бочкарев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды. Котлауларга 18 нче мәктәп директоры Наил Гайнуллин һәм ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды.

Петр Иванович Татарстан Республикасының Минзәлә районы Юртау авылында туа. 1942 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар, хәрби әзерлектән соң Түбән Тагил шәһәренә җибәрәләр. Ул беренче Белорус фронтына танк полкына эләгә. 1944 елда авыр яралана һәм госпитальгә җибәрелә.




Пятница, 8 мая 2020, 16:11