Гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатен карап тикшерү тәртибен регламентлый торган норматив актлар:
Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының персональ мәгълүматлары персональ мәгълүматлар турында Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.
Гражданның язмача мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр булырга тиеш:
дәүләт органы яки җирле үзидарә органының исеме, органның адресы яки мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи затның исем-фамилиясе, атасының исеме, яки ул биләгән вазыйфаның исеме;
мөрәҗәгать җибәрүче гражданның исем-фамилиясе, атасының исеме, җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;
мөрәҗәгатьнең эчтәлеге;
гражданның шәхси имзасы (мөрәҗәгатьне кәгазь йөрткечтә җибәргән очракта) һәм дата.
Сез мөрәҗәгатегезне түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрә аласыз:
1. Шәһәрнең рәсми сайты аша: https://nabchelny.ru/company/page/2003/3550;
2. Бердәм портал һәм Республика порталы аша электрон формада;
3. Башкарма комитетның Автозавод районы хакимиятенә кәгазь йөрткечтә яки почта элемтәсе аша түбәндәге адрес буенча: 423826, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы, 112 йорт.
Автозавод районы хакимиятенең эш графигы:
Дүшәмбе – җомга 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.
Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлекчәсе – 106 кабинет, белешмә өчен телефон: 32-98-39.




