Торак фондының гражданнар биләгән торак урыннарын аларга милеккә бирү (торак фондын приватизацияләү)
Муниципаль торак фондының торак урыннарын гражданнарга милеккә биргәндә документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге нигезләрдә гамәлгә ашырыла:
- «Россия Федерациясендә торак фондын приватизацияләү турында» 1991 елның 4 июлендәге 1541-1 номерлы Россия Федерациясе Законы;
- «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;
- «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль закон;
- Яр Чаллы шәһәре Уставының 41 статьясы;
- Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Торак фондының үзләре биләгән торак урыннарын гражданнар милкенә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында (торак фондын приватизацияләү)» 2022 елның 1 декабрендәге 6758 номерлы карары. Торак урыннарын приватизацияләүнең административ регламенты.pdf
Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
- Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында интерактив формада (https://uslugi.tatarstan.ru);
- Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында интерактив формада (https:// www.gosuslugi.ru);
- Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар), Шамил Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча: дүшәмбе 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 32-98-39.
Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:
- КФҮ аша кәгазьдә һәм административ регламент таләпләренә туры килә торган электрон документларда;
- Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);
- Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (https:// www.gosuslugi.ru);
- Район хакимиятенә шәхсән яки почта элемтәсе аша кәгазьдә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, почта аша җибәргәндә, тиешле тәртиптә раслана.




