Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР «Росреестр Федераль кадастр палатасы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматы

Агымдагы елның ун аенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына җирле үзидарә органнарыннан объектларны файдалануга тапшыруга 15 рөхсәт алынган

1 марттан җирле хакимият органнарына объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында карар кабул ителгән вакыттан соң биш көн эчендә аны исәпкә кертү органына җибәрү бурычы йөкләтелде.

Объектны кадастр исәбенә кертү өчен ике төп документ – файдалануга тапшыруга рөхсәт һәм техник план кирәк. Аларны исәпкә кертү органына тапшыруны гадиләштерү максатыннан, закон чыгаручылар техник планны файдалануга тапшыруга рөхсәтнең бер өлеше итәргә карар кылдылар.

Кагыйдә буенча, башта объектның характеристикасын чагылдырылган техник план, аннары гына файдалануга тапшыруга рөхсәт әзерләнергә тиеш. Әлеге ике документ – аерылгысыз! Йорты, фатиры, бинасы булган кешенең, аның документлары, үзенең катнашыннан башка да, автомат рәвештә исәпкә кертү органына тапшырылачак, дип исәпләргә хакы бар.

Узган ун айда җирле хакимият органнарыннан 15 объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынды. Аларны әзерләүдәге хаталар санын исәпкә алып һәм кадастр исәбенә ккертүне кире кагулар санын киметү өчен, ТР Кадастр палатасы хаталарга анализ ясады һәм белгечләргә эшләрендә аларны исәпкә алырга тәкъдим итә.

Кадастр исәбе органына тапшырылган файдалануга рөхсәтләрдәге типик хаталар түбәндәгеләр:

1.а) капиталь төзелеш объекты урнашкан җир участоклары күрсәтелә;

б) җир участокларының барысы да күрсәтелми;

в) файдалануга рөхсәттә бер җир участогы, ә техник планда башка җир участогы күрсәтелә.

Моннан тыш, кайчактафайдалануга рөхсәт берничә объектка бирелә. Аларның берсе төп, калганнары ярдәмче була. Бу очракта төп объектта җир участогы күрсәтелә, ә ярдәмчеләрендә участоклар күрсәтелми, бу да хата булып санала.

2. Төзелешкә рөхсәтнең реквизитлары күрсәтелми.

3. а) 14 нче юлда техник план әзерләү датасы күрсәтелми;

б) файдалануга тапшыру рөхсәте берничә объектка бирелә, ә сылтама бер генә техник планга күрсәтелә.

4.Файдалануга тапшыру рөхсәтендә капиталь төзелеш объектының факттагы мәгълүматлары тутырылмый.

5. Файдалануга тапшыру рөхсәтендә объект мәйданы турында каршылыклы мәгълүматлар була.

6.Объектны файдалануга тапшыру рөхсәтендә торак йортка торак булмаган биналар мәйданы күрсәтелә, шул ук вакытта 2.2 пунктындагы торак фонд объектлары күрсәтелми.

7.Файдалануга тапшыру рөхсәте составындагы техник план ЭЦП белән расланырга тиеш.

8.Капиталь төзелеш объектының исеме һәм билгеләмәсе җир участогыннан рөхсәт ителгән файдалануга каршы килә.

9.Файдалануга рөхсәт төзелеш тыелган саклау зонасында урнашкан объектка бирелә.

Файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү өчен техник план әзерләгәндә ГКН мәгълүматлары, проект документлары кулланылмый.

28.09.2016 елга мәгълүмат

Беренче 36 бина Татарстандагы кадастр исәбенә муниципалитетлар тарафыннан җибәрелгән документлар буенча кертелде

Моннан елъярым элек, Башкарма комитетларның капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәтне кадастр исәбе органына карар кабул иткәннән соң, биш көн эчендә җибәрергә тиеш булулары закон белән беркетелгән иде. Шулай итеп, күчемсез милек объектына хокук алу өчен «автомат» рәвештә исәпкә алу турындагы кагыйдә урнашты. Мәгълүмат алмашу рөхсәт бирүгә хезмәт күрсәтүче һәм вәкаләтле орган арасында барырга тиеш.

Әмма әлеге процесс озак вакыт «бармый» торды. Һәм гражданнар, элеккечә, документларын мөстәкыйль рәвештә кадастр палатасына илтергә мәҗбүр булдылар, хәзерге вакытка кадәр алып киләләр. Ләкин күптән түгел хәл үзгәрә башлады. Соңгы кварталда кадастр палатасына Башкарма комитетлардан объектларны файдалануга тапшыруга 926 рөхсәт алынды.

«Ләкин аларның нигезендә без кадастрда бары тик 36 торак булмаган һәм торак булган бинаны гына исәпкә ала алдык. Шуларның тугызы Чирмешән районыннан,– ди Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова. – Калганнарында хаталар җибәрелде.  Аеруча киң таралган хаталар – техпланнары булмау, ә ул хәзер файдалануга тапшыруга рөхсәтнең аерылгысыз өлеше булып тора яки документның цифрлы имза белән расланмавы. Без консультация ярдәмен алдан ук яки документларны кабул итү стадиясендә күрсәтәбез. Документ җибәрүчеләрнең хаталары булган очракта, белгечләр аларга шалтыратып, хаталарын ничек төзәтергә кирәклеген әйтәләр».

Бүгенге көндә мәгълүмати берлектә эшләү шартларында Казан шәһәре Башкарма комитеты объектларны файдалануга тапшыруга – 160, Яр Чаллы – 56, Биектау районы 35 рөхсәт җибәрде. Әлегә Сарман районыннан бер рөхсәт тә кермәде.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы җитәкчелеге капиталь төзелеш объектларын муниципалитетлардан кергән рөхсәтләр нигезендә исәпкә алуны бер көндә гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.

30.11.2016 елга мәгълүмат

Объектларны файдалануга тапшыруга кадастрга җибәрелгән рөхсәтләр турында мәгълүмат хәзер һәркем өчен ачык

Әгәр объектлар файдалануга тапшыруга рөхсәт нигезендә рәсмиләштерелгән булса, йорт яки бинаны кадастр исәбенә аның хуҗасы катнашыннан башка да алырга мөмкин. Дөрес, моның өчен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары закон нигезендә кадастр палатасына әлеге документны мөстәкыйль рәвештә җибәрергә тиешләр.

Мәгълүмати берлектә эшләү кысаларында Башкарма комитет үзвакытында эшләп, исәпкә куюны да вакытында гамәлгә ашырганмы икәнлеген кайдан белергә? kadastr.tatarstan.ru сайтында махсус бүлек булдырылган, анда Башкарма комитетлар җибәргән файдалануга тапшыруга рөхсәт нигезендә кадастрда исәпкә алынган объектлар исемлеге бирелгән. Капиталь төзелеш объектлары турында мәгълүматлар бүлегенә кереп, кайсы муниципалитетларның исәпкә алу органнары белән бергә актив эшләүләрен һәм шуңа бәйле рәвештә кешеләрнең документлар алу һәм тапшыруга киткән вакытларын янга калдыруларын күрергә була.

Мәгълүмат һәр муниципаль берәмлек буенча аерым бирелгән. Бүгенге көндә законның тиешле нигезнамәсе үз көченә керү вакытыннан (2015 елның марты) алып, мәгълүмати берлектә эшләү кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына объектларны файдалануга тапшыруга 1957 рөхсәт алынды, шуның 530 ы рөхсәтләр төзегәндә һәм рәсмиләштергәндә җибәрелгән хаталары нәтиҗәсендә кабул ителмәделәр.

31.03.2017 елга мәгълүмат

Кадастр исәбе: докуметлар кабул итүдә яңалыклар

Күчемсез объектка хокукы булган затлар хәзер кадастр исәбенә кертү турындагы гаризаны үзләре бирергә тиешләр. Элек алар өчен моны кадастр инженеры да эшли алган булса, ел башыннан теркәү урынына мөстәкыйль рәвештә ул кадастр исәбенә кертүгә гариза биргәндә һәм аукционга куелачак җир участогына хокукын теркәгәндә генә мөрәҗәгать итә ала. Шулай да милекчеләрнең берничә варианты бар. Алар кабул итү пунктына килергә, яисә гаризаны электрон рәвештә бирергә мөмкиннәр. Ләкин соңгы очракта электрон-цифрлы имза булу шарт. Тагын бер мөмкинлек бар – бу эшне кадастр инженерына ышанып тапшыру. Тик ышаныч язуы нотариуста расланган булырга тиеш.

Кадастр исәбенә, хокукларны теркәүгә документларны алганда, мөрәҗәгать иткән затка электрон почта адресын калдырырга кушалар. Хәзерге заман кагыйдәләре шундый. Аларны читләтеп узмау яхшырак. Электрон почтага мәгълүмат тизрәк керәчәк, мәсәлән, кадастр исәбенә кертүдән баш тарту яки аны туктатып тору очрагында. Вакытны әрәм итмичә, бу хәлне ничек төзәтеп булачагын хәл итәргә мөмкин.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына да яңалык бар. Хәзер йортларны һәм биналарны кадастр исәбенә кую турындагы гаризаны, объектларны эксплуатацияләүгә рөхсәт нигезендә, Росреестр порталы аша җибәрергә мөмкин. Тик әлегә бу 10 Мгтан артмаган файлларга гына кагыла. Башка очракларда Татарстан Республикасының электрон  хөкүмәтеннән файдаланырга мөмкин.

18.10.2017 елга мәгълүмат

Межалау: җир участокларының чикләрен килештерүнең төп кагыйдәләре

Кагыйдә буларак, кадастрда җир участогының чикләрен исәпләү яки аның урнашкан урыны турында төгәл мәгълүматлар кертү өчен күршеләрдән «хуплау» алырга кирәк. Закон буенча, катнаш участок хуҗалары чикләрне килештерү буенча актка кул куярга тиешләр. Менә шул вакытта межа планы белән кыенлыклар туа да инде. Берәүләр ризалык бирергә ашыкмый, икенчеләре аны ала алмый. Килештерү үткәрүнең кагыйдәләрен белү мөһим. Шуңа игътибар итегез, имзалар җыю – кадастр инженерының бурычы, һәм ул килеп туган барлык сорауларга аңлатмалар бирергә һәм закондагы тәртипне сакларга тиеш.

Участок күршесен табып булмаган очракта (моның белән күп бакчачылар очраша), түбәндәгечә эшләргә кирәк.

Кадастр инженеры Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан килешенү үткәрелергә тиешле күршенең почта яки электрон адресы турындагы мәгълүматларны сората. Шул адрес буенча аңа чикләрне килештерү буенча җыелыш үткәрү турында хәбәр җибәрә. Әгәр почта аша хәбәр тапшыру мөмкин булмаса, ул очракта кадастр инженеры шундый ук хәбәрне рәсми матбугат басмаларына урнаштыра. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (ЕГРН) адресы булмаганда, хәбәр шунда ук матбугатта бастырыла ала.

Әгәр күршегез риза түгеллеген язмача бирсә, ул межа планына теркәлә һәм җир участогын исәпкә куюны кире кагуга нигез булып тора. Аның хаклымы, түгелме икәнлеге мәсьәләсен судта гына хәл итеп булачак.

Әгәр чикне сездән алда килештергән зат белән килештерү зарурлыгы килеп туса, ул чагында элек алынган ризалыкны файдаланырга була. Чөнки бу очракта, күршегез, мөгаен, сезгә инде мөрәҗәгать иткәндер һәм сез кайчандыр актка кул куйган булгансыздыр.

Әгәр сез дә күршегез хәлендә калып, документка кул куюга әзер булмасагыз, «бәлки барысы да тәртиптә түгелдер», дип шикләнсәгез, исегездә тотыгыз – сез кая һәм ни өчен кул куйганыгызны күрергә хокуклы. Законда каралганча, актның икенче ягында межалана торган участокның һәм һәм күрше участогы чигенең планы ясалган була. Сезнең шулай ук кадастр инженерыннан участок чикләренең  межа планына кертелгән координатлар нигезендә әлеге җирлектә урнашуын күрсәтүен таләп итәргә хокукыгыз бар. Шуңа күрә күрше участокта кадастр эшләре үткәргәндә барлык кызыксынган затларның да катнашуы максатка ярашлы булачак. Әгәр сез каршы икәнсез, аның нигезле сәбәпләре язмача рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш.

15.11.2017 елга мәгълүмат

ТР буенча Кадастр палатасы аңлата

ТР буенча Кадастр палатасына периодик төстә гражданнардан адрес бирү турында сораулар алына. Гражданнар гадәттә, ни өчен кадастр палатасы теге яки бу күчемсез милеккә һаман адрес бирмәгән, дип кызыксына. Авторлар еш кына хәбәрләрен тиешле адреска җибәрмәүләре турында уйлап бетермиләр. Ничек кенә булмасын, учреждениедә һәр кергән сорауга аңлатма бирергә тырышалар.

Күчемсез милеккә ия булган барлык гражданнарга да милеккә адресның ничек бирелгәнен белү артык булмас. Адрес бирү турындагы карар җирле Башкарма комитетлар тарафыннан кабул ителә. Шул карар нигезендә мәгълүматлар Федераль мәгълүмати адрес системасына кертелә. Менә шуннан соң, адрес бирелгән дип санала.

Яңа адрес турында карар кабул ителгәннән соң биш эш көнендә мәгълүматлар теркәү органына җибәрелергә тиеш. Төрле мәгълүмати системаларда мәгълүматлар төрле булмасын өчен, хакимият органнарының ведомствоара үзара эшчәнлеге кысаларында бу тиз эшләнергә тиеш. Чөнки мәгълүматларның тәңгәл килмәве күп кенә тормыш ситуацияләрендә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

«Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры турында» гы закон үз көченә кергәч (2017 елның 1 гыйнварыннан), объект адресы хакындагы мәгълүматларны кадастрга кертү турындагы карар теркәүчеләр тарафыннан кабул ителә. Кертү нәтиҗәләре буенча кадастр палатасы бернинди документларны да формалаштырмый һәм беркая да җибәрми.

Яңа адресның инде теркәү органы базасында булуын Росреестр порталының «Онлайн белешмә мәгълүмат» бүлегендә белергә мөмкин. Кадастр саны буенча биредә объект турында барлык мәгълүмат күрсәтелә. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә дә соратып алырга була. Анда объектның төрле характеристикалары күрсәтеләчәк.

20.12.2017 елга мәгълүмат

Кадастр палатасы киләсе елда межалау планы һәм техник план әзерләүне планлаштыра

ТР буенча Кадастр палатасы киләсе елдан межалау буенча хезмәт күрсәтә башлауны күздә тота. Учреждениегә консультация алу өчен генә түгел, ә кадастр инженерына «заказ» бирү өчен дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасында һәм бөтен илебездә кадастр һәм җир төзелеше эшләрен гамәлгә ашыру буенча хезмәтләрне 2018 елның 1 гыйнварында алырга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта 22 пилот төбәгендә генә әлеге хезмәтләрне бирү технологияләре эшләнә.

ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова хәбәр иткәнчә, хәзергә геодезик приборлар сатып алу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Киләсе елдан әлеге эшләр буенча палатада махсус бүлек барлыкка киләчәк. Ул геодезик белеме булган профессиональ белгечләрдән формалашачак.

Моннан тыш, ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре хәзер үк түләүле нигездә яңа хезмәтләр күрсәтә. Аларның барысы да кешеләргә күчемсез милекләрен дөрес һәм артык вакыт чыгармыйча рәсмиләштерүгә булышлык итә. Болар – күчемсез милекне сату-алу килешүен әзерләү, төрле, еш кына катлаулы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү, җир буенча булган бәхәсләрне хәл итү өчен судка шикаять гаризалары төзү. Аларга шулай ук межалау һәм техник планнарны алдан тикшерү, хаталарны ачыклау да керә, бу үз чиратында, милекне кадастр исәбенә куюда кыенлыклар чыкмауга китерә.


Вторник, 15 марта 2022, 10:14