Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә 2017 елның 1 яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү турында хисап

2017 елның 1 яртыеллыгында Башкарма комитетта 4747 язмача мөрәҗәгать каралды, бу күрсәткеч 2016 елның шул чорыннан (4427) 7,2% ка (320 мөрәҗәгать) артык.

Югары хакимият органнары аша 1047 мөрәҗәгать керде. Һәм бу 2016 елның 1 яртыеллыгында алынган мөрәҗәгатьләрдән (1460) 413 кә ким.

Шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе исеменә 5198 кешедән 110 коллектив мөрәҗәгать алынды (2016 елда 2090 кешедән 154 мөрәҗәгать), бу гомуми кергән хатларның 2,32% ын тәшкил итте. Коллектив мөрәҗәгатьләр саны 44 кә кимесә дә, коллектив мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 3108 кешегә арткан.

Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау шәһәрдәшләр өчен 2017 елның хисап чорында түбәндәге мәсьәләләрнең актуальрәк булганын күрсәтте:

- торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү – 1305 (27,5%);

- төзелеш – 817 (17,2%);

- мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү – 390 (8,2%);

- юл хуҗалыгы – 266 (5,6%);

- торак өлкәсе – 287 (6,04%);

- җирдән файдалану – 217 (4,6%);

- сәүдә һәм кулланучылар хезмәте – 256 (5,4%);

- законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 143 (3,01%);

- социаль өлкә – 117 (2,46%);

- сәламәтлек саклау – 62 (1,3%);

- финанс өлкәсе – 53 (1,11%);

- хезмәт һәм эш хакы – 44 (0,9%);

- транспорт – 32 (0,67%);

- элемтә – 21 (0,44%).

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында үзенең льготалы категориягә ия булуын күрсәткән гражданнарның күпчелеге: инвалидлар – 104 (2,19%); күп балалы гаиләләр – 36 (0,75%); хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар – 9 (0,18%); Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 3 (0,06%); хезмәт һәм тыл ветераннары – 5 (0,1%).

2017 елның 1 яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып торак йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү һәм җиһазландыру, башка мәсьәләләрне хәл итү буенча даими эш алып барылды.

Гражданнардан кергән язмача мөрәҗәгатьләрне вазыйфаи затларның үзвакытында карауларына җаваплылыгын арттыру буенча эш дәвам иттерелә.

Кергән мөрәҗәгатьләрнең мониторингы көн саен үткәрелә, мөрәҗәгатьләрне үзвакытында каруга контроль гамәлгә ашырыла, турыдан-туры үтәү өчен җаваплылар белән эш алып барыла, аларга мөрәҗәгатьләрне карау сроклары искәртелә, үтәү дисциплинасы буенча анализ ясала.

Җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән мәсьәләләр компетенция кысаларында оператив рәвештә хәл ителә.

Мөрәҗәгать иткән һәр кешегә гамәлдәге законнар нигезендә язмача җавап һәм аңлатмалар бирелде.


Вторник, 26 декабря 2017, 08:21