Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. 14 яшькә җиткән затка, аның сәламәтлегенә зыян китерми торган җиңел хезмәт башкаруга рөхсәт алу.docx 

Уллыкка (кызлыкка) бала алуны билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. Кыскача автобиография.

2. Эш урынындагы вазыйфа һәм хезмәт хакы турында белешмә яки керемнәр хакында тиешенчә тутырылган декларация күчермәсе.

3. Финанс-шәхси счет күчермәсе һәм милекченең яшәү урыныннан алынган, торакка хокуклы булуын раслаган йорт (фатир) кенәгәсеннән өземтә.

4. Гражданнарның тормышына яки сәламәтлегенә карата алдан уйланып җинаять кылмау һәм хөкем ителмәү турында эчке эшләр органнары белешмәсе.

5. Уллыкка (кызлыкка) бала алырга теләгән затның Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән тәртиптә рәсмиләштерелгән, дәүләт яки муниципаль дәвалау-профилактика учреждениесеннән сәламәтлек торышы турында алынган медицина тикшерүе нәтиҗәсе.

6. Язылышу турында таныклык күчермәсе (ир белән хатын никахта торсалар).

7. Уллыкка (кызлыкка) бала алырга теләгән затның яшәү шартларын тикшерү акты.

8. Яшәү урыныннан белешмә.

9. Эш һәм яшәү урыныннан характеристика.

Тәрбиягә бала алучы ата-анага алда саналганнардан тыш түбәндәге документлар да кирәк:

10. Паспорт күчермәләре (беренче бит һәм яшәү урыны күрсәтелгән бит).

11. ИНН күчермәсе.

12. ПФР күчермәсе.

13.10 яшьтән һәм аннан да зуррак булган үз балаларының гаиләгә бала алуга ризалыгы турында гаризасы.

Документлар ике нөсхәдә кабул ителә (ксерокс күчермәләре).

2, 4, 7, 8, 9 пунктларда саналган документлар – бирелгән көннән алып бер елга кадәр, ә медицина тикшерүе нәтиҗәсе өч ай эчендә гамәлдә санала.

Опеканы (попечительлекне) рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар:

1. Ата-ананың документлары.

2. Бала туу турында таныклык (паспорт күчермәсе).

3. Балигъ булмаган бала укый торган белем бирү учреждениесе белешмәсе (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белешмәсе).

4. Баланың сәламәтлеге торышы турында белешмә.

5. Баланың яшәү урыныннан белешмә.

6. Торакка һәм баланың милкенә документлар:

- приватизацияләү документы (яки ордер, яки сату-алу килешүе) күчермәсе.

7. Опекунның (попечительнең) яшәү урыныннан белешмә.

8. Яшәү урыныннан торактан файдалануга яки торакка милек хокукын раслаучы документ яки йорт кенәгәсеннән өземтә һәм финанс-шәхси счеты күчермәсе.

9. Опекунның (попечительнең) эш урынындагы вазыйфасы һәм соңгы 12 айдагы хезмәт хакының күләме күрсәтелгән белешмә.

10. Опекунга (попечительгә) характеристика.

11. Автобиография.

12. Медицина тикшерүе нәтиҗәсе (форма буенча).

13. 10 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган балаларның ризалык гаризасы.

14. Гаилә әгъзаларының ризалык гаризасы.

15. ИНН, пенсия иминияте таныклыгы күчермәсе.

16. Опекунның (попечительнең) паспорт күчермәсе.

17. Компенсация түләүләре үзәгеннән белешмә.

18. Опекунның (попечительнең), баланың (мәктәп яшендәге) фотографияләре.

19. Документлар өчен папка.

20. «Ак Барс» Банкында РМК Казан программасы буенча «субсидия кертеме» саклык кенәгәсе ачарга.

21. Язылышу турында таныклык күчермәсе (ир белән хатын никахта торсалар).

22. Гражданнарның тормышына яки сәламәтлегенә карата алдан уйлап җинаять кылмау һәм хөкем ителмәү турында эчке эшләр органнарыннан белешмә.

23. Баш санитария табибыннан белешмә.

Ата-ананың берсенең уллыкка (кызлыкка) бала алуын рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. Уллыкка (кызлыкка) бала алучыдан судка дәгъва гаризасы. 
2. Язылышу турында таныклык күчермәсе. 
3. Баланың туу турында таныклык күчермәсе. 
4. Гариза бирүченең паспорт күчермәсе. 
5. Ананың ризалык гаризасы. 
6. 10 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган балаларның ризалык гаризасы. 
7. Ата кешегә документ. 
8. Медицина тикшерүе нәтиҗәсе (форма буенча). 
9. Уллыкка (кызлыкка) бала алучының яшәү урыныннан белешмә. 
10. Уллыкка (кызлыкка) бала алучының эш урыныннан белешмә. 
11. Уллыкка (кызлыкка) бала алучыга характеристика. 
12. Эчке эшләр органнарыннан алынган белешмә (хөкем ителү-ителмәү турында).

Баланың фамилиясен яки исемен үзгәртү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1.  Баланың анасыннан гариза. 
2.  Яшәү урыныннан баланың аның белән торуын раслаучы белешмә. 
3.  Гариза бирүченең паспорт күчермәсе. 
4.  Баланың туу турында таныклыгы (төп нөсхә). 
5.  Язылышу яки аерылышу турында, шулай ук ата булуны билгеләүче таныклыкларның күчермәләре. 
6.  Гаиләдә тагын бер бала булса, аның да туу турында таныклык күчермәсе. 
7.  Атаның ризалыгы яки аңа хәбәр ителгәнлек турында белешмә. 
8. 10 яшьтән өлкәнрәк баланың ризалык гаризасы.

Документларны ике данәдә тапшырырга кирәк.


Юридик хокуксыз (юридик хокукы чикләнгән) гражданнарга опека (попечительлек) рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге:


1. Гражданны юридик хокуксыз (юридик хокукы чикләнгән) дип тану турында суд карары күчермәсе. 

2. Юридик хокуксыз гражданның паспорт күчермәсе.                                                                                        

3. Опекунның паспорт күчермәсе. 

4. Инвалидлык турында белешмә күчермәсе. 

5. Опекунның һәм юридик хокуксыз гражданның яшәү урыныннан белешмә. 

6. Опекунга күршеләре (3 кеше) имзалаган көнкүреш характеристикасы.

7. Опекунга шәһәр наркология диспансерыннан (Яңа шәһәр, 1/05 йорты, наркология) һәм психо-неврология диспансерыннан («Медицина шәһәрчеге» тукталышы, регистратура) белешмәләр.

8. Опекунның таныклык өчен 3/4 см. үлчәмле фотосы (1 данә).


Торакны сатуга, алмаштыруга рөхсәт алу өчен кирәкле документлар исемлеге:


1. Сатыла торган торакның барлык милекчеләреннән, шул исәптән 14 яше тулган балигъ булмаган балалардан билгеләнгән формадагы гариза. 
2. Сатыла торган торакка хокукны билгеләүче документ – төп нөсхә + күчермә. 
3. Сатыла торган торакта яшәүче гаилә составы турында белешмә. 
4. Балигъ булмаган баланың туу турында таныклык яки паспорт күчермәсе. 
5. Сатып алына торган торакка хокук билгеләүче документ. 
6. Сатып алына торган торакка гаилә составы турында белешмә. 
7. Сатып алына торган торак милекчеләреннән сату турында йөкләмә.

Искәрмә: шәһәр чикләреннән чыкканда торак сатып алу турында алдан килешү төзү таләп ителә. 
8. Ата-ананың берсенең эш урыныннан һәм балаларның укыган урыныннан характеристикалар (торак мәйданы кимегәндә яки шәһәр чикләреннән чыкканда сорала). 
Килешүгә катнашы булган барлык гаилә әгъзалары сату-алу процессында үзләре шәхсән катнаша.


* - өлешләп төзү буенча торак сатып алу вакытында бу таләп ителми.

Ипотекага (залог) рөхсәт алу өчен кирәкле документлар:


1. Үрнәк буенча гариза. 
2. Банкның язмача запросы. 
3. Ипотека буенча нотариаль йөкләмә (банк запросы нигезендә теләсә кайсы нотариуста рәсмиләштерелә). 
4.Торакка хокукны билгеләүче документ – төп нөсхә + күчермә. 
5. Гаилә составы турында белешмә. 
6. Балигъ булмаган баланың туу турында таныклыгы яки паспорты – төп нөсхә + күчермә. 


Искәрмә: 
Яшьләр программасы буенча залогка фатир сатып алу өчен кирәкле документлар:


1. Үрнәк буенча гариза. 
2. Яшьләр төзелеш берләшмәсе белән төзелгән килешү – төп нөсхә + күчермә. 
3. Яшәү урыныннан белешмә. 
4. Балигъ булмаган баланың туу турында таныклыгы яки паспорт күчермәсе.


Балигъ булмаган балалары теркәү исәбеннән төшерелгән торакны приватизацияләүгә рөхсәт алу өчен кирәкле документлар:

1. Приватизацияләнәчәк торакның ордеры – төп нөсхә + күчермә. 
2. Приватизацияләнәчәк торакның гаилә составы турында белешмә, балигъ булмаган баланы теркәү исәбеннән төшерү турындагы билге белән (ул 1 ай гамәлдә). 
3. Балигъ булмаган бала теркәлгән торакка хокукны билгели торган документ күчермәсе. 
4. Балигъ булмаган бала теркәлгән урыннан гаилә составы турында белешмә. 

Торак сатып алуга өстенлекле хокуктан баш тартуга рөхсәт алу өчен кирәкле документлар:


1. Билгеләнгән формадагы гариза. 
2. Сатыла торган бүлмәнең документ күчермәсе. 
3. Сатыла торган бүлмәдә гаилә составы турында белешмә. 
4. Күршеләрнең баш тарту гаризасы (үрнәге түбәндә күрсәтелә яки нотариаль расланган). 
5. Күршеләр бүлмәсенә документ күчермәсе. 
6. Балигъ булмаган баланың туу турында таныклык яки паспорт күчермәсе.

Үрнәк (рус телендә)


В Отдел опеки и попечительства 
при Исполнительном комитете 
МО город Набережные Челны 
от Красовской Оксаны Алексеевны, 
проживающей по адресу: 
г. Набережные Челны, пр Чулман, 
д. 54 (42/10), кв. 229


Заявление


Я, Красовская Оксана Алексеевна, действующая за себя и от имени несовершеннолетнего сына Красовского Руслана Рустамовича, 01.02.1999 г.р., уведомлена о намерении своих соседей Мазиной И.М. и Мазина А.М. продать малосемейную комнату жилой площадью 11 кв. м. по адресу: г. Набережные Челны, пр. Чулман, д. 54 (42/10), кв. 229. От преимущественного права покупки вышеуказанной малосемейной комнаты отказываюсь.


Дата: _______________ 
Подпись:____________

Балигъ булмаган гражданнарга юридик хокуксыз гражданнарны карауга рөхсәт алуны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар:

Балигъ булмаганнарның законлы хокукларын яклау максатларында, 14 яшькә җиткән гражданның укудан тыш буш вакытта җиңел хезмәт башкаруына ата-анага (попечительгә) рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар тапшырырга кирәк:

1. Ата-ананың (попечительнең) рөхсәте турында язмача формадагы гариза.

2. Балигъ булмаган баланың туу турында таныклык күчермәсе.

3. Яшәү урыныннан балигъ булмаган баланың гаилә составы һәм юридик хокуксыз граждан белән бергә яшәве турында белешмә.

4. Укыган урыныннан белешмә.

5. Балигъ булмаган балага белем бирү учреждениесеннән характеристика

6. Балигъ булмаган баланың сәламәтлеге торышы турында белешмә.

7. Юридик хокуксыз гражданның сәламәтлеге торышы турында белешмә (инвалидлык турында белешмә).

Компенсация түләүләре юридик хокуклы, эшләмәүче гражданнарга 1 төркем инвалидларны, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны, шулай ук дәвалау учреждениесе тикшерүе нәтиҗәсе буенча даими карауга мохтаҗ булган яисә 80 яше тулган өлкән яшьтәге кешеләрне караган өчен ай саен бирелә.

1 нче кушымта

2 нче кушымта

Вторник, 31 октября 2023, 13:18