Тәрбиягә бала алучы гаилә — опека һәм попечительлек органы һәм тәрбиягә бала алучы ата-аналар (балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүче ир белән хатын яисә аерым гражданнар) арасында баланы (балаларны) гаиләгә тәрбиягә бирү турында шартнамә нигезендә ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру формасы.
Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы (балаларны) тәрбиягә алырга теләүче гражданнар (ир белән хатын яисә аерым гражданнар) тәрбиягә бала алучы ата-ана дип атала; тәрбиягә бала алучы гаиләгә тапшырыла торган бала (балалар) тәрбиягә бирелүче бала, ә мондый гаилә тәрбиягә бала алучы гаилә дип атала.
Опека һәм попечительлек — ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны материаль яктан карау, тәрбияләү һәм белем бирү, шулай ук аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында урнаштыру формасы;
Опека 14 яшькә җитмәгән балаларга билгеләнә; попечительлек 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга билгеләнә.
Уллыкка яисә кызлыкка алу дигәндә, бер яктан, уллыкка алучыларның (уллыкка алучының) туганнары һәм икенче яктан, уллыкка алынучының ата-анасы һәм балалары, шулай ук аларның туганнары арасындагы кебек үк хокуклары һәм бурычлары барлыкка килү сәбәпле булган юридик акт аңлашыла.
Үзара туганлыкта булган балалар, медицина күрсәткечләре буенча яки башка сәбәпләр булмаган очракта, кагыйдә буларак, тәрбиягә бала алучы бер гаиләгә бирелә,
Баланы гаиләгә алырга теләүче кандидатлар опека һәм попечительлек бүлегенә кабул итү көннәрендә (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе) мөрәҗәгать итә алалар, элемтә өчен телефон: 8 (8552) 23-10-88, өстәмә 120.
Гаиләләргә урнаштырылырга мөмкин булган РФ балаларының мәгълүматлар банкы уллыкка алыгыз. рф сайтында урнаштырылган (түбәндәге сылтама):
https://xn--b1agisfqlc7e.xn--p1ai/children?ageFrom=0&ageTo=17&page=1&limit=6
