Мы в социальных сетях

Торакны гражданнар милкенә бирү буенча документлар исемлеге:

1. Әлеге торакка ордер, ордерның күчермәсе.

2. Яшәү урыныннан гаилә составы турында белешмә. Анда гаиләнең ордерга кертелгән барлык әгъзалары, аларның теркәлү һәм исәптән төшү даталары күрсәтелгән булырга тиеш.

3. Яңа үрнәктәге паспорт (14 яшь) – төп нөсхә һәм күчермә.

4. Туу турында таныклык (14 яшькә кадәр) – төп нөсхә һәм күчермә.

5. Торакның техник паспорты (ГЭС п., 4/2-1 – БТИ) Техплан – 2012 елдан.

6. Никахлашу, никах таркалу, үлем турында таныклыклар (кирәк очракта).

7. Яшәү урынын алмаштырган очракта (1991 елның июненнән), түбәндәге документлар кирәк:

- элекке яшәү урыныннан белешмә, 1991 елның июненнән соңгы чорда яшәүне дә кертеп;

- элек (1991 елның июненнән) торакны приватизацияләүдә катнашмавыгызны раслаучы белешмә (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС п., 4/2-1 – БТИ һәм башка шәһәрләрдәге БТИ).

 Кирәк очракта, опека һәм попечительлек органнарыннан документ.

 Документлар тапшырганда 14 яше тулган барлык гаилә әгъзаларының да булуы шарт.

Торакны гражданнар милкенә бирү өчен документлар Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Үзәк районы хакимиятендә: Энтузиастлар бульвары, 11 йорт (3/08), 103 каб. адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: 47-55-73

Дүшәмбе - сишәмбе 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә

Пятница, 17 ноября 2023, 15:46