Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ликвидацияләнгән предприятие (читтән килүчеләр) пенсионерларын исәпкә кую өчен кирәкле докуметлар исемлеге:

1. Паспорт күчермәсе (1 нче бит, теркәлү бите)

2. Пенсия таныклыгы күчермәсе

3. Хезмәт кенәгәсе күчермәсе (1 нче һәм соңгы битләр)

Шифаханә-курорт дәвалануына юллама алу өчен кирәкле документлар исемлеге:

1.Паспорт күчермәсе (1 нче бит, теркәлү бите, 14 нче бит)

2. Пенсия таныклыгы күчермәсе

3. Хезмәт кенәгәсе күчермәсе (1 нче һәм соңгы битләр)

4. Язылышу/аерылышу турында таныклык күчермәсе

5. Табибтан белешмә

Өстәмә: ирнең кереме турында белешмә (соңгы өч ай өчен), хезмәт кенәгәсе күчермәсе (1 нче һәм соңгы битләр)

Дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. Паспорт күчермәсе (1 нче бит, теркәлү бите, 14 нче бит)

2. Ташламалы документ күчермәсе (пенсия таныклыгы, медицина-социаль экспертиза (МСЭ) белешмәсе, күп балалы гаилә, ялгыз ана таныклыгы)

3. Хезмәт кенәгәсе күчермәсе (1 нче һәм соңгы битләр)

4. Соңгы өч ай керемнәре турында белешмә

5. Ак Барс банкының СБ категориясе саклык кенәгәсенең күчермәсе

Өстәмә: авыр тормыш хәлен раслый торган документлар булганда – чеклар, табибтан даруга алынган рецептлар (соңгы 6 ай өчен)

Күп балалы гаиләләрне/балалары инвалид гаиләләрне/ата-аналары инвалид гаиләләрне исәпкә кую өчен кирәкле документлар исемлеге:

1.  Паспорт күчермәсе (1 нче бит, теркәлү бите, 14 нче бит)

2.  Язылышу/аерылышу турында таныклык күчермәсе

3.  Ташламалы документ күчермәсе (күп балалы гаилә, ялгыз ана таныклыгы, медицина-социаль экспертиза белешмәсе)

4.  Балаларның туу турында таныклыгы/паспорты күчермәләре

Өстәмә: ата булуны билгеләү турында таныклык

Вторник, 25 октября 2022, 11:19