Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар өчен документлар исемлеге:

- Уставтагы форма буенча гариза

- Паспорт күчермәсе (барлык битләр)

- Туу турында таныклык күчермәсе

- Соңгы 5 елдагы теркәлүне раслаучы документлар (йорт кенәгәсеннән өземтә, яшәү урыныннан белешмә)

- Торактан файдалануга хокукны раслаучы документларның күчермәсе (ордер, килешү, торак бирелү турында карар һәм башка төрле документлар)

- Шәһәрнең Техник инвентаризацияләү бюросыннан (ГЭС пос., Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт (4/2/1); тел. 71-41-51) гаилә әгъзаларының даими яшәү урыныннан милекләрендә торак булу-булмау турында белешмә (юридик хокуклы һәр гаилә әгъзасы тарафыннан бирелә)

- Опека һәм попечительлек органнарыннан опекун итеп билгеләү турында белешмә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала исеменнән эш иткән опекунны исәпкә кую турындагы гаризаны имзалаган очракта

- Баланы дәүләт учреждениесенә, тәрбиягә алучы гаиләгә, опекага яки попечительлеккә тәрбиягә һәм карауга бирү турында хокукый акт күчермәсе

- Баланың юридик статусын раслаучы документлар күчермәсе (ата-ананың үлү турында таныклык күчермәләре, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карары күчермәләре, эчке эшләр органнарыннан ата-ананы эзләү турында белешмә, ата-ананы юридик хокуксыз дип тану турында суд карары күчермәләре, ата-ананың булмавын раслаучы башка документлар)

- Гражданның элек беркетелгән торагына кайту мөмкинлеге булмавы (булган очракта) турында балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бәяләмәсе

- ИНН, СНИЛС күчермәләре

Вторник, 25 октября 2022, 11:27