Мы в социальных сетях

Сездә грипп авыруы билгеләре булса нишләргә?

Билгеләре

Кешеләрдә (H1N1) яңа грипп вирусы тудырган грипп билгеләре: югары температура, ютәл, тамак авыртуы, борыннан су агу яки тыгылу, бөтен тәннең авыртуы, баш авырту, туңдыру һәм хәлсезләнү.

А (H1N1) яңа грипп вирусы йоктырган кайбер кешеләрдә шулай ук эч китү һәм косу күзәтелә.

Грипптан соң өзлегүләргә дучар булу 65 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк затларга, 5 яшькә кадәрле балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән җәфа чигүчеләргә (астма, диабет, йөрәк авырулары) һәм иммунитеты кимегән кешеләргә (мәсәлән, иммуносупрессор кабул итүчеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциясе йөртүчеләр) аеруча куркыныч тудыра.

Йөкле хатыннар әлеге йогышлы авыруга аеруча тиз бирешә дигән сүз түгел, ләкин булачак аналарда салкын тию яки грипп кебек респиратор авырулар еш кына авыррак һәм озаграк узучан була. Тын юллары инфекциясенең дә карында үсеп килүче бала яралгысына тискәре йогынтысы билгеләнә. Вирус ананы зарарлый, аның иммун системасын «җимерә», плацента аша карынга үтеп керә һәм бала яралгысына авыр тәэсир итә (үсеш аномалиясе, баланың туганда ук инфекцияле булуы, интоксикация һәм башкалар). Хатын-кызларда бала тудырганнан соңгы ялкынсыну авырулары да еш күзәтелә. Ана карынында ук инфекция алган балаларның физик һәм психик үсешендә тайпылышлар була. Үзвакытында дәвалану һәм табиб күзәтүе астында булу авыруның күп кенә авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мөмкинлеге бирә.

Башка кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә тырышыгыз

Авыру бер атнага яки аннан да озагракка сузылырга мөмкин. Медицина учреждениесенә барудан тыш урамга чыгып йөрмәү яхшырак булачак. Авыру билгеләре барлыкка килгәннән соң сез 7 көн буена башка кешеләр белән бәйләнешкә керүне киметергә, эшкә яки укырга барудан тыелып торырга тиешсез.

Әгәр Сез медицина ярдәме алу өчен өегездән чыккансыз икән, ул чагында маска киегез (булса), ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кулъяулык белән каплагыз. Чир йоктырмас өчен башка кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Авыру кешенең чирен гриппның беренче билгеләре күренгән көннән алып 7 көн буена башка кешегә йоктыра алуы билгеле. Балалар, аеруча кече яшьтәгеләр йогышлы авыруны озаграк вакыт аралыгында да тараталар.

Дәвалау

Әгәр сездә грипп билгеләре барлыкка килсә, табибыгыз белән элемтәгә керегез яки медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез. Табиб сезгә грипп вирусына лаборатор тикшеренү үтәргә кирәк булу-булмавын әйтер яки махсус дәвалау билгеләр. Шуны да истә тотыгыз, грипп авыруы киң таралган чорда грипп вирусы барлыгына лаборатор тикшеренүнең кирәк булмавы да бар һәм табиб сезгә анализ тапшырырга кушмаска да мөмкин.

Йөкле хатынның аз гына кәефе китеп торса да, борчылырга урын бар.Бу очракта табибка күренү зарур, аны өйгә чакырсаң тагын да яхшырак. Үзлегегездән дәвалану белән шөгыльләнмәгез, антибиотикларны һәм бактериягә каршы препаратларны табиб билгеләргә тиеш.

Гриппның авыр формасы белән авыручыларны  дәвалау өчен вируска каршы препаратлар кулланылырга мөмкин. Алар грипп вирусына каршы, А (H1N1) яңа грипп вирусын да кертеп, нәтиҗәле рецептур чаралар булып торалар һәм таблеткалар, сыеклыклар яки ингаляторлар формасында чыгарылалар. Әлеге препаратлар бары тик квалификацияле табиблар тарафыннан гына билгеләнергә тиешләр.

Аспирин яки составында аспирин булган препаратлар (мәсәлән, субсалицилат висмут – пепто-бисмол), әгәр авыруның А (H1N1) тибындагы яңа грипп вирусы китереп чыгаруы расланган яки шуңа шик булган очракта, Рея синдромы үсеше барлыкка килмәсен өчен, алар 18 яшьлек һәм аннан кечерәкләргә билгеләнергә тиеш түгел. Югары температураны төшерү өчен ацетаминофен (парацетамол, панадол) кебек яки ялкынсынуга каршы башка препаратлар кулланырга кирәк. Салкын тигәннән һәм грипптан булган рецептсыз препаратларның составы язылган этикеткаларын тикшереп, аларда аспирин бармы, юкмы икәнен белегез.

Куркыныч симптомнар

Авыргансыз икән, түбәндә саналган куркыныч симптомнарның кайсы да булса берсе сездә булса, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк.

Балалар авырган вакытта түбәндәге куркыныч симптомнар барлыкка килгәндә, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк:

  • тын алу ешаю яки авырлашу;
  • тире зәңгәрләнү яки соры төскә керү;
  • су эчүдән баш тарту;
  • көчле яки туктамаган косу;
  • бала уянмау;
  • баланың артык көйсезлеге, кулда тормавы;
  • грипп билгеләре көчсезләнә, ләкин югары температура һәм көчәйгән ютәл белән яңадан әйләнеп кайта.

·  Зурлар авырган вакытта түбәндәге куркыныч симптомнар барлыкка килгәндә, кичектергесез медицина ярдәме чакыртырга кирәк:

  • тын алу авырлашу яки тын бетү;
  • күкрәктә яки корсакта авырту яки авырлык хисе тою;
  • кисәк баш әйләнү;
  • аң томалану;
  • көчле яки туктамаган косу;
  • грипп билгеләре көчсезләнә, ләкин югары температура һәм көчәйгән ютәл белән яңадан әйләнеп кайта.

Үзегезне, гаиләгезне һәм җәмгыятьне саклагыз

  • Яңалыкларны карап барыгыз. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре яңа мәгълүмат булган саен аны куя торачаклар.
  • Төчкергәндә һәм ютәлләгәндә авыз-борынны кулъяулык белән каплагыз. Кулланган кулъяулыкны чүп кәрзиненә ташлагыз.
  • Кулыгызны сабын белән ешрак юыгыз, аеруча ютәлләгәннән һәм төчкергәннән соң. Спирты булган сыекчалар да кулны чистарту өчен нәтиҗәле чара булып тора.
  • Кулларыгыз белән күзләргә, борын һәм авызга кагылмаска тырышыгыз. Инфекция нәкъ менә шул юл белән тарала.
  • Авыру кешеләр белән якын бәйләнештән качарга тырышыгыз.
  • Әгәр сез грипп белән авырсагыз, чирнең беренче билгеләре беленгәннән соң 7 көн эчендә өйдә калыгыз, аннан соңгы 24 сәгать эчендә ул билгеләр булмаса гына урамга чыгарга мөмкин. Әлбәттә инде, медицина учреждениесенә барасы яки башка кичектергесез эш белән чыгасы булмаса. Гаиләнең башка әгъзалары белән аралашудан мөмкин кадәр тыелып торыгыз. Бу грипп вирусын башкаларга йоктырмас һәм инфекция таратмас өчен кирәк.
  • Сез авырыйсыз һәм сез өйдәге гомуми файдалану бүлмәләрендә гаиләнең башка әгъзалары белән бергә булырга мәҗбүр икән, аларга чир йоктырмас өчен медицина маскасы киеп йөрегез.
  • Йөкле хатыннар аеруча игътибар сорый. Аларга кеше күп тупланган урыннарга бармаска, аралашуны чикләргә, туңудан сакланырга, ягъни сезон буенча киенергә кирәк. Балансланган дөрес туклану, витаминнар куллану зур әһәмияткә ия.
  • Мәктәпләрне ябу, кеше күп тупланган урыннардан качу һәм башка социаль дистанцияләү чараларын саклау буенча сәламәтлек саклау органнары тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен тотыгыз.

Среда, 28 сентября 2016, 16:43