Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«AH1N1 2009 югары патогенлы гриппны профилактикалау» белешмәлеге

Үз сәламәтлегегезне саклау өчен түбәндәге чараларны күрегез: 
   

•Ютәлләгән һәм төчкергән вакытта авыз-борынны кәгазь салфетка белән каплагыз. Кулланган салфетканы чүпкә ташлагыз.

•Кулыгызны сабын белән җентекләп һәм еш юыгыз, аеруча ютәл һәм төчкерүдән соң. Кулны спиртлы препаратлар белән эшкәртү дә нәтиҗәле чара санала.

•Күзләрегезгә, авыз яки борыныгызга кагылмагыз, инфекция нәкъ шул юл белән йога.
•Авырган кеше белән якын контактка кермәскә тырышыгыз.
•Авыруның беренче билгеләре беленгәннән соң 7 көн яки билгеләре беленгәнче 24 сәгать өйдә торыгыз. Бу башкаларга чир йоктырмау һәм вирус таратып йөрмәү өчен кирәк.

Башка мөһим чаралар арасында сез эшли ала торганнары түбәндәгеләр:


• Сәламәтлек саклау оешмаларының мәктәпләрне ябуга, кеше күп җыела торган урыннарга йөрмәү һәм грипп вакытында башка шундый чараларда катнашмауга кагылышлы тәкъдимнәрен тотыгыз. 

• Кинәт кенә авырып киткән очракта, сезгә бер атналап өйдә торырга туры киләчәгенә әзер булыгыз.

•Өегездә рецептсыз сатып алынган дарулар запасы, кулларны эшкәртү өчен спиртлы препаратлар, салфеткалар һәм башка шундый кирәкле әйберләр булу авырган чакта сезгә җәмәгать урыннарына йөрмәскә, инфекция таратмаска мөмкинлек бирәчәк. 

Грипп йоктырмас өчен кулларны ничек юарга?

Кулларны еш юу микроблардан саклый. Кул юу өчен сабын яки эшкәртү өчен спиртлы препарат кулланыгыз. Кулларны җылы суда сабын белән 15-20 секунд дәвамында юарга киңәш ителә. Су һәм сабын булмаганда, спирт сеңдерелгән, бер генә тапкыр кулланыла торган салфеткадан яки дезинфекцияләүче гельдан файдаланырга мөмкин. Аларны күпчелек супермаркетлардан һәм аптекалардан табарга була. Гель кулланганда аны кулга тулысынча сеңдереп бетерергә кирәк. Гельның тәэсире булсын өчен аңа су кирәк түгел. Аңарда булган спирт сезнең кулдагы микробларны юк итә.

Авырган очракта нишләргә?

Әгәр сез AH1N1 тибындагы грипп булган илләрдән кайтсагыз яки шул авыру белән авырган кешеләр белән аралашсагыз, гриппка охшашлы түбәндәге билгеләр: температура, тән авыртуы, томау төшү яки борын тыгылу, тамак авырту, күңел болгану, косу яки эч китү булса, өйдә калыгыз, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүдән тыш, башка кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз. Җитди авырып китсәгез яки грипптан өзлегү куркынычы булса, үз поликлиникагыз белән элемтәгә керегез яисә 03 телефоны аша ашыгыч медицина ярдәме станциясенә мөрәҗәгать итегез.


Медицина учреждениесендә сездә грипп булу-булмауны тикшерергәме яки кичекмәстән дәвалый башларгамы икәнен ачыкларлар.

Авырып китсәгез һәм сездә хәлегезнең начарлануын раслаучы алда күрсәтелгән билгеләр булса, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2009 елның 25 августындагы «AH1N1 2009 югары патогенлы грипп китереп чыгарган гриппны дәвалау һәм профилактикалау схемасы» ның 24-0/10/1-5039 санлы вакытлыча методик рекомендацияләре (зурлар өчен)


Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2009 елның 25 августындагы «AH1N1 тибындагы вирус китереп чыгарган гриппны дәвалау һәм профилактикалау схемасы» ның 24-0/10/1-5039 санлы вакытлыча методик рекомендацияләре (балалар өчен)

Четверг, 8 сентября 2016, 16:05