Мы в социальных сетях

Өлкән яшьтә терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау

Өлкән яшьтәге затлар арасында терәк-хәрәкәт аппараты авырулары аеруча киң таралган. Мондый авырулар өлкән яшьтәгеләргә физик газаплар алып килә, аларның хәрәкәт итүгә һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтүгә сәләтләрен чикли, тормыш сыйфатын начарайта, еш кына инвалидлыкка китереп җиткерә.

Аларның килеп чыгуына кешенең яшенә бәйле рәвештә терәк-хәрәкәт аппаратындагы үзгәрешләр сәбәпче була. Кеше картайганда аның мускул массасы күләме кими, мускулларның кыскару сәләте начарая, алар атрофияләнә һәм шәлперәя. Сөякләрдә минераль матдәләр, сөяк массасы кими, алар уалучанга әйләнә. Буын кимерчәге зәгыйфьләнә бара, сеңерләрдә һәм буын капчыкларында кальций тозы җыела. Өлкән яшьтә терәк-хәрәкәт аппараты авырулары арасында иң киң таралганнары – остеопороз, остеоартроз, ревматоидлы артрит.

Түбәндәге яшәү кагыйдәләрен даими һәм берөзлексез саклаганда терәк-хәрәкәт системасының картаюын акрынайтырга, аның торышын яхшыртырга, шул рәвешле чир барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкин.
Беренче һәм төп кагыйдә – ул хәрәкәт. Сөяк-буын һәм мускул системасын тиешенчә тоту өчен һәр көнне дозалы физик йөкләнеш кирәк. Өлкәннәр өчен иң яхшы чара булып җәяү йөрү санала. Көнгә кимендә 1 сәгать йөрергә кирәк. Шулай ук үзең өчен уңайлы һәм нәтиҗәле күнегүләрне сайлап алып көн саен иртәнге зарядка ясарга мөмкин. Өлкән яшьтә артык аруның зарарлы булуын да истә тоту мөһим.

Икенче кагыйдә – диета саклау. Зарарлы һәм файдасыз ризыклар ашамаска, ысланган, кыздырылган ризыкларны, камыр эшләнмәләрен чикләргә кирәк. Рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш, клетчаткага һәм тимергә бай азык-төлек кертергә киңәш ителә. Суны да җитәрлек – көнгә ике литрга якын эчү мәҗбүри. Терәк-хәрәкәт аппараты өчен нык файдалысы – ул үз-үзеңне чыныктыру.
Чыныктыру процедуралары нәтиҗәсендә мускулларга һәм буыннарга күп кан килә, бу кирәкле матдәләр белән тукландыруга китерә һәм организмның авыруларга каршы тору сәләте арта.

Дөрес кием сайлау мөһим. Ул табигый тукымадан булырга, үлчәмгә туры килергә һәм хәрәкәтләнергә кысан булмаска тиеш. Уңайлы һәм функциональ аяк киеме сайларга кирәк. Буыннар һәм умыртка баганасы өчен каты матраста (махсус ортопедик булса бигрәк тә яхшы) һәм мендәрсез яки ортопедик мендәрдә йоклау файдалы. Фатирны көнгә берничә тапкыр 10 – 20 шәр минут җилләтергә кирәк.

Катлаулы булмаган шушы кагыйдәләрне үтәгәндә, көннән-көн авыртуларсыз актив яшәү рәвеше алып барырга, үзеңне сәламәтрәк һәм энергиялерәк хис итәргә, нәтиҗәдә, гомереңне озайтырга мөмкин.

Вторник, 2 ноября 2021, 09:58