Мы в социальных сетях

Апрель азагында Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә халыкара аудиторлык төркеме эшләде. Ул клиникадагы сыйфат менеджменты системасының ISO 9001 халыкара стандартына туры килүен раслады.

Аудитны Югары медицина технологияләре фондының сыйфат менеджменты системаларын сертификацияләү органы вәкилләре үткәрде. План буенча аудиторлар сыйфат менеджменты системасы элементлары буенча хастаханәнең 14 подразделениесен тикшерде. Аларны сыйфат буенча җитәкчелек вәкилләре һәм хастаханәнең структура подразделениеләре җитәкчеләре озатып йөрде.

Сертификация буенча белгечләр аудит нәтиҗәләре отчетында клиникада төрле төркем белгечләр өчен персоналны системалы укыту оештырылуын ассызыклады. Шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатлы булуы һәм җиһазларның яхшы торышы билгеләнде.

«Аудит үткәргән вакытта мин төпле һәм компетентлы хезмәткәрләрне очраттым. Стандартларның югары сыйфатлылыгына шаккаттым», – дип билгеләп үтте Югары медицина технологияләре фондының сыйфат менеджменты системаларын сертификацияләү органы житәкчесе Ирина Бедорева.

Сертификацияләү өлкәсенең әйдәүче белгечләре аудит буенча түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: клиникада Россия Федерациясе законнары таләпләренә, шулай ук ISO 9001:2008 стандартының гомуми таләпләренә туры килә торган сыйфат менеджменты системасы эшли.

ISO 9001:2008 (сыйфат менеджменты системасы) халыкара стандартлары оешманың җитештерү һәм бизнес-процесслар өчен булган халыкара стандартларга тулысынча туры килүче иң югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүен раслый.

Аудит барышында түбәндәге көчле яклар билгеләнде: җитәкчелекнең лидерлыгы, кулланучыга ориентлашу, даими үсешкә максат кую, сыйфат менеджменты системасын кертүне һәм эшләтүне тәэмин итүче белгечләрнең компетентлылыгы, шулай ук эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен мониторинглау.

Баш табиб Илдар Хәйруллин әйтүенчә:«Үз эшчәнлегебездә без түбәндәге төп принципларга таянабыз: кулланучыга ориентлашу. Кулланучылар ышанычы – оешманың иң зур кыйммәте, ә пациентлар белән озак сроклы мөнәсәбәтләр урнаштыру – стратегик бурычыбыз».

Тикшерүнең азагында Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге сыйфат менеджменты системасының югары дәрәҗәдә, ул киңәя, аны Татарстанга гына түгел, ә бәлки күп кенә Россия оешмаларына да үрнәк итеп куярга мөмкин дигән йомгак ясалды.


Четверг, 15 января 2015, 12:02