Мы в социальных сетях

Менингит – баш һәм арка мие тышчасының ялкынсынуын китереп чыгарган көчле йогышлы авыру. Ул авыру кешедән сәламәт кешегә йөткергән, төчкергән һәм сөйләшкән вакытта һава-тамчы юлы аша бирелә. Менингитны тудыручылар булып вируслар, бактерияләр, гөмбәчекләр санала. Менингоклы менингит еш очрый. Ул шулай ук гемофильле һәм пневмококлы, туберкулезлы, герпес этиологияле булырга мөмкин. Авыру йоктырмас өчен бүлмәләрне ешрак җилләтергә, көн саен дымлы җыештыру үткәрергә, шәхси гигиена чараларын үтәргә кирәк.

Авыруның билгеләре күп төрле, ә гомуми билгеләре түбәндәгеләр:

• көтмәгәндә кискен башланып, тән температурасының 39 градуска күтәрелүе;

• баш авырту;

• ярсучанлык;

• аяклар авырту;

• ашау белән бәйләнмәгән косу

• баш әйләнү;

• йокы килү;

• барлык тәннең кызыл нокта белән каплануы.

Бик кечкенә балаларда түбәндәге билгеләр күзәтелә:

• ашыйсы килмәү;

• монотонлы елау;

• тын алу кыенлашу;

• көзән җыерулар;

• зур лепкәнең кабаруы һәм пульс тибеше;

• башның арткы өлеше мускуллары киеренкелеге;

• башның артка китүе;

• ярсучанлык.

Балалар авыруларында күпчелек билгеләрнең шундыйрак булуын истә тотканда, менингитны билгеләү чыннан да, бик катлаулы. Шулай да ата-аналар түбәндәге билгеләр булганда тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә тиешләр:

1. Бала көчле баш авыртуына зарлана. Авырту яшен тизлеге белән бөтен башка тарала. Көчле авыртудан балалар еш кына кычкыралар. Башның көчле авыртуы нәтиҗәсендә косу барлыкка килә. Косу өянәге ешаю күзәтелә һәм ул хәлне җиңеләйтми.

2. Баланың тәне чабырып чыга. Гадәттә, авыруның беренче көннәрендә вак кара кучкыл чия төсендәге тимгелләр барлыкка килә. Менингитның җиңел формасында алар өченче көнгә юкка чыга, ә авыр формасында кан сауган кебек булып яки зур таплар рәвешендә килеп чыга.

3. Баланың аңы бозыла. Шулай ук эпилепсия өянәкләре, төшенкелеккә бирелү халәте булырга мөмкин.

4. Сизгерлек арту. Бала якты утны, көчле тавышны, тәненә кагылуны авыр кичерә, тышкы ярсыткычлардан качып одеяло белән каплана.

5. Авыру чыннан да куркыныч, аеруча балалар өчен. Иң мөһиме – табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә һәм дәвалана башлаганда менингит авыруы дәвалана. Игътибарлы булыгыз, паникага бирелмәгез, белгечләргә ышаныгыз! Сәламәт булыгыз!


Понедельник, 19 декабря 2016, 11:10