Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда «Урман утырту көне» шәһәр акциясе старт алды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчелеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чәчкәле бульварына иртә таңнан шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Автозавод, Комсомол, Үзәк районнары администрацияләренең идарә һәм бүлек башлыклары килде. Алар бергәләп Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган аллеяга 73 төп миләш агачы утырттылар.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Горзеленхоз» питомнигында җиде ел үстерелгән миләш агачын утыртты.

«Агачлар да, балалар кебек, күп була алмый, – диде Наил Мәһдиев. – Бу мәсьәләдә камиллеккә чикләр юк диләр. Үз шәһәреңне сүздә генә түгел, эшләрең белән яратырга, үз-үзеңне, үзең яшәгән һәм эшләгән урыныңны, туганнарың эшләгән һәм яшәгән җирне  хөрмәт итәргә кирәк. Шуңа күрә мин иртүк бирегә килергә җай таптым. Мондый акцияләрдә катнашырга онытмыйк. Барыгызны да шәһәребезне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә игътибар итәргә чакырам, өндим, үтенәм. Бу мәсьәләләр белән никадәр күбрәк шөгыльләнсәк, шәһәребездә яшәү дә шулкадәр ямьлерәк булыр». 

«Яр буе» паркына, Габдулла Тукай исемендәге яр буена, Кою заводы боҗрасына, Автозавод проспектына, Красные Челны, Элеватор тавы, Замелекесье һәм шәһәр пляжы территорияләренә шомырт, нарат, миләш, чыршы агачлары утыртылды. Шулай ук макулатура җыю оештырылды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу юнәлештәге чараларда 3500 дән артык кеше, 250 оешма, 137 берәмлек техника катнашты. 92 га территория чистартылды, 443 куб.м. чүп-чар һәм яфрак чыгарылды.


Шимбә, 5 май 2018, 20:49