Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә ТР сәламәтлек саклау Министры Марат Садыйков яңа кадрлар билгеләнүве турында хәбәр итте. Министр  Республика клиник онкология диспансеры дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы җитәкче вазыйфасын башкаручы итеп Алмаз Хаҗиевне тәкъдим итте. Мона кадәр ул Казан онкология диспансерында врач-онколог вазыйфасын башкара.

Моннан алдарак ТР сәламәтлек саклау Министры  Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазыйфага Нияз Фатыйхов билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Эчке эшләр министрлыгының медицина санитария бүлеге поликлиникасы җитәкчесе вазыйфасын башкарган иде.

Дүшәмбе, 23 июль 2018, 17:08