Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Саф һавада белем» проектының лекцияләр циклы Эльбрус һәм Алтайны яулау тарихы белән тәмамланачак. Анда Яр Чаллы шәһәренең Рус Географик Җәмгыяте әгъзасы Илшат Гөбәйдуллин һәм быелның май аенда Европа югарылыгын яуларга киткән чаллыларның инициативалы төркеме белән очрашу узачак.

Чара 12 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буендагы амфитеатр мәйданчыгында үтәчәк.

Лекториядә катнашучылар таулар кешеләрне ничек үзгәртүе, сәяхәтләр тормышны өр-яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек бирүе турында сүз алып барачаклар. Кичә ахырында тыңлаучыларга сәяхәтчеләр тарафыннан 5 642 метр биеклектә төшерелгән нәфис фильм күрсәтеләчәк (Эльбрусның көнбатыш биеклеге).

Искәртеп узабыз, җәй көне «Саф һавада белем» проектын мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлап җибәрде. Анда педагогика фәннәре кандидаты, этикет мәктәбе җитәкчесе Наталья Лызлова, халыкара класслы спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры Ирина Пермитина һәм Татарстан блогерлары Ринат Галиәхмәтов - «Татар малай» һәм Илназ Габидуллин - («Кызык-мызык») катнашырга өлгерде.

Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 13:12