Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Башкарма комитетның Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы  билгеләнде. Ул - Үзәк районы администрациясе башлыгы урынбасары Салават Ситдыйков. Моңа кадәр Салават Ситдыйков район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иттеләр.

Салават Әнәс улы хезмәт эшчәнлеген 2002 елда җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсендә мөлкәт белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече булып башлый. Аннан соң җирдән файдалануны контрольдә тоту бүлегенең баш белгече вазыйфасында була. 2011 елда Үзәк район администрациясенә торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфасына билгеләнә. Соңгы биш елда Үзәк районы башлыгы урынбасары була. Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм шәһәр Мэрының Рәхмәте белән бүләкләнгән. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Моңа кадәр әлеге урынны биләгән Рафаил Кыямов үз теләге белән вазыйфасыннан китте. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа эш урынында уңышлар теләде.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 16:00