Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 апрельдә булырга тиешле очрашу, 12 апрельгә күчерелде. Эшлекле очрашу ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм үзмәшгуль эшмәкәрләр катнашында узачак. Яңа салым режимы һәм үзмәшгульләр соравы буенча фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та катнашачак.

Чара барышында яңа салым режимын кулланып эшләү турында фикер алышачаклар, катнашучыларга үзмәшгульләр өчен салым куллану нечкәлекләре, «Минем салым» кушымтасында теркәлү, дәүләт сатып алуларында катнашу, сату каналларын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Салым хезмәте һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» вәкилләре эшмәкәрләр өчен актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр. Үзмәшгульләр закон проектын эшләп бетерү өчен үз идеяләрен тәкъдим итә алачаклар.

Автокалада кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу 20 мартта узган иде. 

Очрашу вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Катнашу өчен теркәлү 12 апрельгә кадәр дәвам итә, биредә теркәлү узарга була. 

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 13:00