Уңышлы фитнес-тренер булу, спорт индустриясе брендын булдыру, гастро-турга китү яки вакыйгалы туризм белән шөгыльләнү турында Яр Чаллыда узачак "Спорт. Ял.Туризм. Санатор-курорт дәвалануы – 2019" күргәзмәсе кысаларында спорт, физик культура һәм туризм өлкәсендә спикерлар сөйләячәкләр. 3 апрельдә "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә физик культура, спорт һәм туризм белгечләре өчен конференция узачак. Тантаналы өлештән соң «Яр Чаллы - Сәламәтлек территориясе» фәнни проектын Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының физик культура һәм спорт факультеты деканы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Айдар Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Аның коллегасы - Оксана Коломыцева комплекслы тикшеренүләр лабораториясе белән таныштырачак (11:30дан 12:30га кадәр чыгыш ясау вакыты). Аннан соң брендны булдыру турында «Яңа спорт» индустриясе кластеры директоры Вадим Янгиров сөйләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 16:23