Иртәгә "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә "Спорт. Ял. Туризм. Санатор-курорт дәвалануы – 2019". Күргәзмә кызыклы форматта узачак. Чара кунакларын чәй тантанасы, өлкәннәр һәм балалар өчен сәламәтләндерү ялын тәкъдим итү, спорт, физик культура һәм туризм өлкәсендә танылган спикерлардан сәламәтлек һәм матурлык темасы буенча бик күп мастер-класслар көтә. Форумның һәр көне билгеле бер тематикага багышланачак.
"Күргәзмәдә спорт һәм туризм кебек кызыклы юнәлешләр буенча киң спектр тәкъдим ителәчәк. Чарага фитнес-үзәкләр, спорт-сәламәтләндерү үзәкләре чакырылган, шулай ук балалар өчен түгәрәккә һәм секцияләргә язылу оештырылачак. Туризм өлкәсендә Кама аръягы төбәге потенциалы белән танышу мөмкинлеге булачак. Бу вакыйгалы туризм, гастрономик туризм, этнотуризм", – дип сөйләде проектның координаторы Александр Литвяков.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 апрель 2019, 10:46