Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанда мәктәп футбол лигасының супер-финалы узды. Чаллының ике командасы - 5нче һәм 23нче урта мәктәпләрдән "Шершни" һәм "Киты" командалары, Казан мәктәпләре арасында җиңүчегә каршы финалга кемнәр чыгачагын билгеләү өчен, республика башкаласына бардылар."Шершни" һәм "Китлар" арасындагы матчта беренчеләре - 3:1 исәбе белән көчлерәк булып чыкты. Аларга Казанның 33нче урта мәктәбеннән "Зебра" командасы белән очрашырга туры килде. Матч башланыр алдыннан сәламләү сүзләрен танылган рэп-башкаручы Баста әйтте.

Беренче таймда чаллылылар 0:2 исәбенә оттырса, икенче таймда исәпне тигезләделәр һәм шул рәвешле пенальти сериясенә ирештеләр.

Нәтиҗәдә, супер-финал матчы Чаллы укучылары файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.

Мәктәп футбол лигасы проектын идея белән илһамландыручы-Чаллы егете, TIMERMAN спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров. Яр Чаллыда җиңүче команда ясалма өслекле футбол кырын алачак. Лиганы гамәлгә ашыру вакытында шундый 3 мәйданчык төзелде. Проект "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан хупланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп футбол лигасы-Чаллы өчен генә түгел, Татарстан һәм Россия өчен дә уникаль проект. Бу мөстәкыйль профессиональ оешма, анда команда үз формасына, логотипы һәм титуллы иганәчеләргә ия. Проектка шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. Әйтик, узган ел лига футболчылары өчен 13 һәм 44нче мәктәпләрдә ике спорт мәйданчыгы ачылды. 2017 елда 56нчы мәктәп территориясендә өч млн сумнан артык бәягә яңа футбол кыры пәйда булды. Апрель аенда "Йолдызлар матчы"нда шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды.

Якшәмбе, 12 май 2019, 20:58