«Саулык» сәламәтләндерү комплексының «Крылатый» лагеренда ел саен үткәрелә торган "Коррупциягә ЮК дип әйт!" коррупциягә каршы белем бирү-танып белү квесты оештырылды. «Шәһәр студентлар советы» активистлары тарафыннан әзерләнгән квест 8 «станция»дән торды, аларның һәркайсында егет-кызлар алдына куелган бурычларны команда белән хәл итәргә кирәк иде.
Квест нәтиҗәләре буенча өлкән звенода 1 урынны «Братство крылатого кольца» командасы алды, урта төркемдә - "220 Вольт". Киләсе квест август аена планлаштырылган.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 июль 2019, 10:18