Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Саулык» сәламәтләндерү комплексының «Крылатый» лагеренда ел саен үткәрелә торган "Коррупциягә ЮК дип әйт!" коррупциягә каршы белем бирү-танып белү квесты оештырылды. «Шәһәр студентлар советы» активистлары тарафыннан әзерләнгән квест 8 «станция»дән торды, аларның һәркайсында егет-кызлар алдына куелган бурычларны команда белән хәл итәргә кирәк иде.

Квест нәтиҗәләре буенча өлкән звенода 1 урынны «Братство крылатого кольца» командасы алды, урта төркемдә - "220 Вольт". Киләсе квест август аена планлаштырылган.

Шимбә, 27 июль 2019, 10:18