Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң ЗЯБ бистәсенең 17 комплексында урнашкан «Исток» яшүсмерләр-яшьләр клубы ачылды. Әлеге клуб "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге составына керә. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Комсомол районы башлыгы Александр Кислов катнашты.
![](/upload/files/user/исток.jpg)
«Президент программасы кысаларында соңгы елларда микрорайон балаларын тәрбияләүгә, буш вакытларын оештыруга кагылышлы безнең учреждениеләргә капиталь ремонт ясала. Сезнең белән бергә бүген яшүсмерләр клубында капиталь ремонт тәмамлануга багышланган чарада катнашабыз. Ул ачылганнан бирле биредә капиталь ремонт булмаган. Ул зур булмаса да, биредә 100дән артык бала укудан буш вакытта шөгыльләннә. Шул очраклы алар үз-үзләренә һөнәр табалар, яңа танышлары барлыкка килә, билгеле бер күнекмәләр алалар, аралашырга өйрәнәләр – бу да бик мөһим. Шәһәребездә яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча бурыч уңышлы хәл ителә. Алар балаларга ошый, әти-әниләргә дә ошар дип уйлыйм», - дип шәһәр мэры Наил Мәһдиев учреждение ачылу белән котлады һәм төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Объектта эшләрне «Медик» төзелеш компаниясе башкарган. Биредә методик кабинет, балалар белән шөгыльләнү өчен кабинетлар, музыка залы җиһазландырылган. Эшләрнең бәясе 1 млн сумнан артык.
![](/upload/files/user/исток_2.jpg)
Шәһәр җитәкчелеге өчен яңартылган бина буенча экскурсия үткәрделәр һәм балалар түгәрәкләренең эшен күрсәттеләр.
![](/upload/files/user/исток_3.jpg)
Бүген Чаллыда 26 яшүсмерләр-яшьләр клубы, 14 хоккей корты, «Экстрим-парк», «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенә берләшкән. 2015 елдан Татарстан Республикасы яшүсмерләр-яшьләр клубларын капиталь ремонтлау һәм матди базасын ныгыту буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. 2015-2018 елларда 21 яшьләр клубы ремонтланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.