Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң ЗЯБ бистәсенең 17 комплексында урнашкан «Исток» яшүсмерләр-яшьләр клубы ачылды. Әлеге клуб "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге составына керә. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Комсомол районы башлыгы Александр Кислов катнашты.
Объектта эшләрне «Медик» төзелеш компаниясе башкарган. Биредә методик кабинет, балалар белән шөгыльләнү өчен кабинетлар, музыка залы җиһазландырылган. Эшләрнең бәясе 1 млн сумнан артык.
Бүген Чаллыда 26 яшүсмерләр-яшьләр клубы, 14 хоккей корты, «Экстрим-парк», «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенә берләшкән. 2015 елдан Татарстан Республикасы яшүсмерләр-яшьләр клубларын капиталь ремонтлау һәм матди базасын ныгыту буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. 2015-2018 елларда 21 яшьләр клубы ремонтланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 июль 2019, 13:40