Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә юл хезмәткәрләренә һәм төзүчеләргә эш барышын тизләтергә кушты.
"Бу ике атнада яхшы һава шартларын исәпкә алып эшләргә кирәк. Тәүлек буе эшләргә була, моңа бүген шартлар бар. Төп эшләрне төгәлләргә кирәк, капиталь ремонттан соң калган биш бакча бу һәм киләсе атнада тапшырылырга тиеш. 1 нче сентябрьгә барлык мәктәпкәчә учреждениеләр дә әзер булачак, дип вәгъдә бирдек", - диде шәһәр башлыгы.
Быел Чаллы төзүчеләренә алты яңа мәктәпкәчә учреждениене, шулай ук капиталь ремонттан соң тугыз балалар бакчасын тапшырырга кирәк булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре дүрт мәктәпкәчә учреждениедә тәмамланган: "Әллүки", "Ручеек", "Энҗекәй", "Колобок" балалар бакчаларында.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 август 2019, 09:24