Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына Шомон шәһәрендә (Франция) Реймс-Шампань-Арденн университеты каршындагы укытучылар әзерләү буенча югары мәктәп укытучылары килде. Түгәрәк өстәл артында университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова җитәкчелегендәге Франция делегациясе һәм укытучылары киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Франциянең Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән ун еллык уртак дуслык бәйли. Уку йортының ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сүзләренә караганда, быел уку йорты гаять зур бурычлар куя, алар ике якның да хезмәттәшлегенең тагын да югары сыйфатлы нәтиҗәләренә юнәлдерелгән. Быел педагогия һәм психология факультетында төркем тупланган, анда инглиз телендә белем биреләчәк. Димәк, киләсе уку елыннан Франция студентлары бу төркемдә укый алачак: «Без кечкенә, әмма икеләтә диплом алу мөмкинлегенә ышанычлы адымнар белән барабыз», - дип билгеләп үтте Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына ректоры.
Бу уку елында Франциядән килгән студентлар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында элеккеге кебек 2-3 атна түгел, ә 3 ай буе белем алачак. Очрашу нәтиҗәсе булып халыкара инновацион педагогик технологияләр үзәген булдыру планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 14:34