"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллыда "Игелекле шәһәр" квест-уены узды. Быел анда командалар саны 33кә җитте. Уенның максаты - яшьләрнең экстремистлык күренешләренә һәм террористик янауларга каршы торучанлыгын арттыру. Катнашучылар, вакыйгалар хронологиясен төзеп, уйлап чыгарылган шәһәрдә тәртип урнаштырдылар. Команданың мессенджеры ярдәмендә онлайн оештыручылар белән аралаштылар һәм аларның күрсәтмәләрен үтәделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 сентябрь 2019, 13:10