Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллыда "Игелекле шәһәр" квест-уены узды.  Быел анда командалар саны 33кә җитте. Уенның максаты - яшьләрнең экстремистлык күренешләренә һәм террористик янауларга каршы торучанлыгын арттыру. Катнашучылар, вакыйгалар хронологиясен төзеп, уйлап чыгарылган шәһәрдә тәртип урнаштырдылар. Команданың мессенджеры ярдәмендә онлайн оештыручылар белән аралаштылар һәм аларның күрсәтмәләрен үтәделәр.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урын «Palm Angeles» командасына ( В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы) бирелде. 2 нче урынны «Экономбанда» командасы ( В.Г. Тимирясов Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы) яулады. Командалар катнашкан өчен сертификатлар алдылар. Җиңүчеләргә тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 27 сентябрь 2019, 13:10