Мы в социальных сетях

Бүген "эшлекле дүшәмбе"дә Наил Мәһдиев 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы илнең 12 милли проектыннан тугызында актив катнаша. "Демография" проекты кысаларында узып баручы елда шәһәрдә 1440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелде, шуларның 780-е ике яшьтән алып өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Тугыз балалар бакчасына капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә 125 урынга исәпләнгән биш ясле төркеме ачылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге нәниләр балалар бакчаларында урыннар белән тулысынча тәэмин ителгән. "2020 елда без өч балалар бакчасы төзибез, 2021 елда тагын дүрт бакча төзеләчәк, барлыгы җиде мәктәпкәчә учреждение. 2022 елга бу мәсьәләне хәл итәргә һәм ясле яшендәге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урыннар белән тәэмин итәргә тиеш", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә быел 65 нче микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелгән.

«Яр Чаллы шәһәре мэры без ел саен бер мәктәп төзиячәкбез дип вәгъдә итте. Без вәгъдәләребездә һәм сүзебездә торабыз. Биш ел эчендә дүрт мәктәп төзелде: 2016, 2017, 2018, 2019 елларда. Әйе, 2019 елда иң заманча мәктәпләрнең берсе төзелүе белән без горурланабыз. Менә дигән проект. Бу мондый проект буенча өченче мәктәп. Аннан алдагылары Замелекесье һәм 36 нчы комплекста булды. Шуңа күрә алдагы елларда мәктәпләр төзүне дәвам итү бурычы тора. 2021 елда файдалануга тапшырылачак Замелекесье микрорайонына да кагыла бу, 63 нче комплекстагы мәктәпкә һәм якындагы елларда Чулман проспекты тирәсендә төзеләчәк полилингваль мәктәпкә дә»,- диде мэр. 

Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Виктория» спорт мәктәбе стадионында ясалма өслекле һәм йөгерү юллары булган футбол кыры төзелде, Шишкин бульварында йөзү бассейны төзелә. Моннан тыш, чаллылылар өчен махсус биш гериатрия кабинеты булдырылган.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 09:21