Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халык белән чираттагы очрашу 58 нче мәктәптә узды. Анда ТР премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары Олег Коробченко һәм Ленар Зарипов, Чаллы шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев һәм шәһәрнең Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Надир Закиров та бар иде.

Районның эш нәтиҗәләре турында Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов сөйләде. 2019 елда 59 комплекста яңа Күп функцияле үзәк ачылды, ул Татарстан Республикасында иң зур үзәк булды: «КФҮ янындагы юллар, тротуарларны ремонтлау эшләре башкарылды, парковка урыннары төзекләндерелде, яктырту урнаштырылды», – дип искәртте район башлыгы.

Үз чыгышында Күп функцияле үзәк эшчәнлеген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та билгеләп үтте. "Күп функцияле үзәккә 103 миллион сум акча кертелгән. Бүген бу – Татарстан Республикасының иң эре Күп функцияле үзәге, анда төрле позицияләр буенча 80нән артык хезмәт күрсәтелә", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев. 

Ул шулай ук 2019 елда шәһәрдә булган иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Алар арасында юлларны ремонтлау, балалар бакчалары, мәктәп, Автостанция районында җир асты кичүе төзелеше бар.

Районның оператив хәле турында очрашуда катнашучыларга 4 нче «Электротехнический» полиция бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Сабиров сөйләде. 

Наил Мәһдиев нәтиҗә ясап, шәһәр җитәкчелеге алга таба да социаль-мәдәни объектлар төзү бурычын куя, дип билгеләп үтте. «Бурычыбыз – без, хәзерге эшче буын, алга таба да бу югары планканы саклап калырга тиеш. Яр Чаллы шәһәре һәрвакыт үрнәк булды. Шуңа күрә без дә сезнең белән бергә эшләячәкбез, тырышачакбыз», – дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, теләге булган һәркем шәһәр мэрына да, башка чыгыш ясаучыларга да үз сорауларын бирә алды.

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 10:42