Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Шәһәр Советының XXXIX утырышында Чаллы депутатлары агымдагы елның апрель-июнь айларында аренда түләвеннән азат итү рәвешендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалар билгеләү турындагы карар проектын хупладылар. Проектны Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин яңгыратты.

Ташлама Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына кертелгән, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда аеруча зыян күрүчеләргә кагыла. Алданрак депутатлар бу мәсьәләне комиссияләрнең уртак утырышында тикшергән иде.

Пәнҗешәмбе, 28 май 2020, 15:03