Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мэр Наил Мәһдиев рәислегендә IV чакырылыш Шәһәр Советының X утырышы узды. Көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде, шуларның беренчесе – 2022-2024 елларга Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш фаразлары. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Элегрәк фараз социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет буенча профильле комиссиядә, ә аннары даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган иде.

Наил Мәһдиев түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «2021 ел нәтиҗәләре барлык төп техник-икътисадый күрсәткечләр буенча да кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайтуыбызны дәлилли: җитештерелә торган продукция күләме буенча да, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны үтәү буенча да, эшсезлек дәрәҗәсе буенча да.  Тулаем алганда, күрсәткечләр уңай. Алар киләсе 2022 елда эшләү өчен нигез һәм старт мәйданчыгы булып тора. Фараз 2021 елда ирешкән реаль күрсәткечләр нигезендә төзелде, бу безнең «КАМАЗ» шәһәр төзүче предприятиесе эшенә дә кагыла.  Автомобиль заводы 2021 елны бик яхшы тәмамлый.  Сүз дә юк, бу предприятиенең генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин җитәкчелегендәге зур коллективның казанышы, шулай ук барлык Россия һәм республика программаларында катнашу, ил, Россия Федерациясе Хөкүмәте, республика һәм шәһәр җитәкчелегенең ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе.  Әгәр безнең предприятиебез 2022 елда да шундый ук ышанычлы үсешне дәвам итсә, безнең шәһәр икътисады белән барысы да яхшы булыр дип уйларга нигез бар. Башка күп кенә предприятиеләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар арасында Катыргы-кәгазь комбинаты, Чаллы икмәге, Челны-Холод, Камский бекон, Челны-Бройлер һәм башка предприятиеләр. Алар барысы да шәһәрнең социаль-икътисадый иминлегенә саллы өлеш кертәләр. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары буенча яхшы динамика бар. Алар шәһәр казнасына җитди өлеш кертә, югары технологияле, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдыра, өстәмә производстволар төзи. Хөрмәтле коллегалар, бүгенге көндә каралуга тәкъдим ителгән фараз 2021 елның реаль сценар шартларына нигезләнә дип уйларга бөтен нигезләр дә бар. 2022-2024 елларга шәһәребезнең социаль-икътисадый үсеш фаразын раслау тәкъдиме бар».

Икенче спикер – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова. Ул 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планы чорына шәһәр бюджеты параметрлары, шулай ук 2021 ел бюджетына кертергә кирәк булган үзгәрешләр турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 73 млн 70 мең 580 сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәклеген искәртте. Оешмалар милкенә салым түләү белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә 55 млн 120 мең 600 сум акча тотылган. 2020 елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә – 884 500 сум. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ярдәм» грантын түләүгә – 6 млн 500 мең сум. Педагогик вузларга максатчан программалар буенча студентларга стипендия түләүләренә – 3 млн 420 мең сум, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне һөнәри керемгә салым хисабына хәл итүне тәэмин итүгә – 7 млн 145 мең 480 сум. 

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм муниципаль берәмлекләрдә Яңа ел чараларын үткәрү» конкурсы нәтиҗәләре буенча оешмалардан 250 мең сум күләмендә керемнәрне шәһәр бюджетында исәпкә алырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты белән килештерелгән 198 млн. 5 мең 190 сум күләмендә өстәмә керемнәрне бюджетка җибәрү тәкъдим ителә. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүсез тукландыруны тәэмин итүгә 14 млн 704 мең 500 сум кирәк булачак. Республика, бөтенроссия олимпиадалары һәм ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре, авыр тормыш хәлендә калган балалар, ятим балалар һәм опекага алынган балалар өчен Яңа ел чараларын үткәрүгә 9 млн 67 мең 300 сум күләмендә акча юнәлә. Тагын берничә мәсьәлә яңгырады.

«Шулай итеп, карар проекты белән шәһәр бюджетының түбәндәге параметрларын расларга тәкъдим ителә: керемнәр – 11 млрд 577 млн 895 мең 830 сум, чыгымнар – 12 млрд 150 млн 294 мең 40 сум, дефицит 572 млн 398 мең 210 сум. Керемнәр һәм чыгымнар арасындагы аерма 2021 елның 1 гыйнварына калган акчалар һәм республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кайтарылган акчалар хисабына каплана. Шәһәр Советы карары проекты Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән килештерелде һәм Шәһәр Советының даими комиссияләре утырышларында каралды. Шәһәр Уставы нигезендә каралган карар проектын хуплавыгызны һәм раславыгызны сорыйм», - диде Светлана Мулюкова.

Аннары депутатлар көн тәртибендәге калган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге милкендә булган җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне» яңгыратты. Әлеге документ муниципаль норматив хокукый актны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 17 декабрендәге 1159 номерлы карарына туры китерү максатында эшләнелде.

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова Шәһәр Советының 2008 елның 13 декабрендә кабул ителгән 36/9 номерлы «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турында»гы Карарына Яр Чаллы шәһәре Контроль-хисап палатасының муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген законнар белән тәңгәлләштерү зарурлыгына бәйле рәвештә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты һәм аның бүлекләре каршындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составында булган үзгәрешләр турында сөйләде.

Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә – депутат Илшат Фәрдиевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе иде. Даими эш урынының Казанда булуы һәм сайлаучылар белән читтән торып эшләүнең катлаулы булуы сәбәпле, ул коллегаларына тиешле гариза белән мөрәҗәгать итте.

«Без һәркемнең карарын хөрмәт итәргә тиешбез. Илшат Шәеховичның Яр Чаллыга мөнәсәбәте аеруча җылы булды. Ул монда үскән, хезмәт эшчәнлеген дә биредә башлаган. Шәһәребезнең социаль мәсьәләләрен, шул исәптән трамвай хәрәкәтен хәл итүдә актив катнаша. Депутат Фәрдиев Җәмигъ мәчетен төзүдә дә активлык күрсәтә. Яңа ел чараларын оештыруда да нык булышлык итте. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә, Илшат Шәехович», - диде Наил Мәһдиев.

Илшат Фәрдиев хезмәттәшләренә уртак эш өчен рәхмәтен белдерде. «Матди ярдәм күрсәтеп торуны мин үз өстемнән төшермим, чөнки Яр Чаллы миңа туган шәһәрем кебек якын, кадерле. Наил Гамбәрович, без сезнең белән планлаштырган проектлар алга таба тулысынча үтәләчәк. Эшләгән эшләр байтак, эшлиселәре тагын да күбрәк, Җәмигъ мәчетен төзергә кирәк. Мин Сездән аерылмыйм, мин Сезнең белән», - диде ул. 

Пәнҗешәмбе, 9 декабрь 2021, 19:19