Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла. Ул 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча Шәһәр Советы утырышында катнашты.

Сессия башланганчы республика президенты Яр Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. Ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәйданда һәм учреждениенең фойесында оештырылган иде.

Үз продукциясен, инновацион эшләнмәләрен, технологияләрен һәм казанышларын Яр Чаллының 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы тәкъдим итте. Проектларның күбесе – цифрлаштыру өлкәсендә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы сессиясе барышында торак тапшыру планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. 2021 елда 36 күпкатлы торак йорт төзелгән. «Социаль ипотека» программасы буенча ике торак йорт төзелгән, бу чиратны шактый киметергә мөмкинлек биргән.

Шулай ук ул эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы дип билгеләп үтте. Шул максат белән шәһәр үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итә.  Алар хәзер 12.

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүсә Әюпова соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә 25 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп ачылуын билгеләп үтте һәм Яр Чаллы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Фирдүсә Әюпова шулай ук тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә дә игътибар итте. Шәһәрдә мәктәп укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү мәктәпләрнең предприятиеләр, оешмалар, ресурс үзәкләре белән үзара хезмәттәшлеге нигезендә башкарыла. Һөнәри белем бирү өлкәсендә башкарылган эшләргә карамастан хезмәт базарында, яңа производстволарны ачуда эшче кулларга кытлык сизелә.

Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов шәһәрнең яңа районнарында – Яшьлек, Замелекесье торак районнарында һәм «Притяжение» микрорайонында – торак төзелеше һәм социаль-мәдәни өлкәне үстерү буенча планнарны яңгыратты. Ул Мәскәү проспектын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы казанышлары рейтингында Яр Чаллы төзелеш, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре предприятиеләрнең актив эше нәтиҗәсендә үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча дүртенче урында.Ул алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү юнәлешендә активрак эшләргә һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә аерым игътибар бирергә киңәш итте.

Соңыннан республика президенты чаллылыларны бүләкләде. 

Җомга, 25 февраль 2022, 18:16