7-14 яшьлек 10 бала Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында булдылар.
Волонтер-студентлар кызлар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс үткәрделәр. Малайлар робототехника буенча проект остаханәсендә вакытларын кызыклы итеп үткәрделәр. Виар-күзлекләр ярдәмендә виртуаль чынбарлыкка чумдылар, лего-роботлар җыйдылар. Дәресләрдән соң балалар өчен ашханәдә тәмле төшке аш оештырылды.
Очрашу ахырында студентлар яшь кунакларга бүләкләр: канцелярия кирәк-яраклары, балалар китаплары, тәм-томнар тапшырдылар. Алар алдан ук университетның студентлары тарафыннан җыелган иде.
Университетта булган барлык балалар да гаиләләре белән «КАМАЗ» кунакханәсендә яшиләр, 13 нче мәктәптә укыйлар. Балалар мәктәп программасын авырлыкларсыз үзләштерә алсын өчен, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты алар өчен аерым фәннәр буенча өстәмә дәресләр оештырачак.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыга Мариупольдән 297 мәҗбүри күченүче килде. Аларның 197се «Жемчужина» шифаханәсендә, 100е «КАМАЗ»кунакханәсендә яши.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 10:09