Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россия матбугаты көненә багышланган чара узды. Тантаналар сараенда Автошәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре очрашты.Мэр шәһәрнең медиа тармагының 15 хезмәткәрен бүләкләде. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен шәһәр мэры һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. «Шәһри Чаллы», «Челнинские известия», KazanFirst, Chelny – biz, "Чаллы ТВ" ТРК, "Эфир", "Көмеш кыңгырау”  журналистлары мэр кулыннан бүләкләр алдылар.



Җомга, 13 гыйнвар 2023, 18:04