Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу җәйдә балалар сәламәтләндерү лагерьларында 19 465 Чаллы баласы ял итәчәк, - аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады. Быел балаларны шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары көтә: "Саулык" сәламәтләндерү комплексы, "КамАЗжилбыт" предприятиесе базасында: "Звездный", "Солнечный", "Крылатый"; "Росинка"; "Бумажник" КБК; "Солнышко" ("Радуга" профилакториясе). 2023 елның җәендә 46 белем бирү оешмасы һәм 44 хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылды.

Яр Чаллыда ял оештыруга 251, 680 млн сум каралган, шул исәптән республика бюджетыннан -144, 409 млн сум, шәһәр бюджетыннан – 11, 263 млн сум, ата-аналар һәм предприятиеләр хисабына-96 млн сумнан артык.

Шәһәр читендәге лагерьларда «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен беренче һәм дүртенче сменада ял итү планлаштырыла. Бу егетләрнең ял итүенә республика һәм шәһәр бюджетларыннан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Беренче сменада 58 кеше ял итә, барлык теләүчеләр дә тәэмин ителгән.

Дүшәмбе, 5 июнь 2023, 10:28