Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда канализация коллекторын ремонтлау бара. Проектны тормышка ашыру “Россиядә торак-коммуналь хуҗалык реформасы” федераль программасы кысаларында үткәрелә.

2018 елның мартында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм «ПР һәм СС» ЯАҖ (Санкт-Петербург) проектының генераль подрядчысы арасында 8 км дан артык коллекторны реконструкцияләүгә контракт имзаланды. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык торбаүткәргечнең озынлыгы якынча 17 км тәшкил итә. 8300 метрны ремонтлау планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд 590 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Илья Зуев хәзерге вакытта 2 км озынлыктагы участокка ремонт ясалган, моңа 216 млн сум күләмендә акча сарыф ителгән, диде. Ул ассызыклаганча, эшләр расланган графиктан бераз алда бара.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, подрядчы РФ Төзелеш министрлыгы үткәргән конкурс нигезендә сайлап алынган.

Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 11:17