Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик икеайлык җиңүчеләрен бүләкләде. Яр Чаллы шәһәре «Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә икенче урынны алды. Бүләкне республика президенты кулыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев алды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, тәртип урнаштыруда нәтиҗәле механизм шәһәр округлары һәм районнар эшен активлаштырырга мөмкинлек биргән «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсы моңа ачык мисал. Йомгаклар ясаганда табигать саклау законнарын бозуның ачыкланган һәм бетерелгән очраклары, шул исәптән рөхсәтсез чүп ташлау урыннарын бетерү, үткәрелгән экологик агарту һәм табигать саклау чаралары, акцияләргә кушылган кешеләр саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Фото: Татарстан Республикасы президенты матбугат хезмәте

Шимбә, 1 июнь 2019, 11:34