Мы в социальных сетях

Елена Николаевна Столярова һәм Хәтиф Хәким улы Хәкимов – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Елена Николаевна Чуваш АССРның Пошкорт  авылында икенче бала булып дөньяга килә. Үз туган авылында 7 сыйныфны тәмамлый. Аннан соң 13-14 яшеннән эшли башлый. Сугыш вакытында колхоз эшләрендә йөри. Сугыштан соң тегү артеленә урнаша, милли киемнәр тегә, чигә. Пенсиягә чыкканчы шушы предприятиедә хезмәт куя. 2013 елда Елена Николаевнаны бертуганы Чаллыга алып килә.

Хәтиф Хәким улы ТАССРның Яшел Үзән районы Сунченева авылында крестьян гаиләсендә туа. Ун сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында басуда эшли, авыр хезмәткә җәлеп ителә. 1945 елда Казан шәһәренең педагогия училищесында белем ала, аннан соң «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча педагогия институтын тәмамлый. 1951 елда туган авылына кайта һәм хезмәт эшчәнлеген укытучы буларак башлый. Соңрак мәктәп инспекторы булып эшли башлый.

1963 елдан Алабуга педагогия институты студентлары өчен педагогика фәннәре тарихын укыта. 1969-1972 елларда Казанда аспирантурада белем ала, кандидатлык диссертациясен яклый, педагогика фәннәре кандидаты булып тора. Ә 1977 елда доцент дипломы ала.

1962 елда Хәтиф Хәким улы Казан кызына өйләнә. 1980 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Хәтиф Хәким улы Яр Чаллы педагогия институтына нигез салучыларның берсе булып тора. 83 яшькә кадәр әлеге уку йортында эшләгән, мактаулы профессор исемен алган. «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «СССР халык мәгарифе отличнигы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярлар "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгәннәр.

Якшәмбе, 2 июнь 2019, 16:52