Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 июль көнне Җиңү паркында бөтен гаиләләр өчен «Ышаныч формуласы» дигән фәнни фестиваль узачак.

Ата-аналар һәм балаларга командаларга берләшергә һәм биология, лингвистика, психология, география, логика, сәнгать, генеалогия, әдәбият, физика һәм хәтта космонавтика өлкәләреннән 11 сынауны узарга туры киләчәк. Команданың уңышлы нәтиҗәсе аның бердәмлегенә һәм катнашучыларның бер-берсенә ни дәрәҗәдә ышануларына бәйле. Һәр биремнән соң команда ниндидер элемент алачак һәм алар барлыгы 11 җыелгач «ышаныч формуласы» төзеләчәк. Аны кем башкалардан тизрәк җыя, шул җиңүче була. 

Фәнни фестиваль лидерларын призлар, ә барлык катнашучыларны да истәлекле сувенирлар көтә. Чара финалында катнашучылар үз рәсемнәрен гомуми паннода калдыра алачак, нәтиҗәдә, анда «Ышаныч формуласы» барлыкка киләчәк.

Беренче этап 12:00 сәгатьтә, икенче этап – 14:00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү таләп ителми.

Проектны авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды оештыра, ул балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бөтенроссия ышаныч телефонын тәкъдим итә. Мондый фестивальләр агымдагы елның май азагыннан старт алды һәм инде Ставропольдә, Владимирда, Иркутск, Санкт-Петербургта, Красноярск, Чита, Екатеринбург, Саратовта узды. Яр Чаллы финал шәһәре буларак сайланды.

Җомга, 5 июль 2019, 13:34