Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Кама балалар медицина үзәге коллективы белән очрашты һәм учреждениенең агымдагы эше белән танышты.

"Милли проектлар, федераль һәм республика программалары аша вакытында һәм җитәрлек финанслау, грамоталы җитәкчелек һәм килүчеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт булганда, медицина хезмәте күрсәтүнең югары дәрәҗәсен сакларга, үстерергә, татарстанлыларның, барыннан да элек, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау өчен яңа мөмкинлекләр ачыла", - дип шәрехләде парламентарий.

Кама балалар медицина үзәге республиканың төньяк-көнчыгышы халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча II дәрәҗәдәге районара үзәк булып тора. Медицина ярдәменең үтемлелеге һәм сыйфаты елдан-ел арта. 2011 елдан башлап перинаталь үзәк, балалар хастаханәсе реконструкцияләнде. Бүген КБМҮнең 60 мең кв. метрдан артык мәйданы, 1250 хезмәткәре, 1,2 млн кешелек хезмәт күрсәтү зонасы бар. Гомуми койка фонды-тәүлек буе эшли торган 606 койка һәм 140 көндезге стационар койка. 

Җомга, 5 июль 2019, 08:13